Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Ракка каршы беренче персонализацияләнгән вакцина сынаулары башланды

Беренче вакцина Курск өлкәсендә яшәүче меланома (тире рагының иң агрессив рәвешләренең берсе) белән авыручы 60 яшьлек пациентка ясала. Ул 2021 елдан бирле дәвалана; узган ел аның лимфа төеннәрендә прогрессив зарарлану табылган һәм кабат операция ясалган. Бу яңа терапия куллану өчен күрсәткеч булып тора.

«Неоонковак» вакцинасы — Гамалея исемендәге үзәк һәм алдынгы онкоүзәкләр тарафыннан эшләнгән персонализацияләнгән мРНК-препарат. Вакцинаның уникальлеге шунда: ул һәр пациент өчен, аның шешенең генетик профилен тирән өйрәнеп, шәхси рәвештә төзелә. Препарат кертелгәннән соң, иммунитетны рак күзәнәкләрен, шул исәптән микрометастазларны танырга һәм юк итәргә «өйрәтә».

Радиология медицина тикшеренү үзәгендә (НМИЦ радиологии) пациент вакцинаны катнаш схема буенча ала. Башта атналык интервал белән өч доза алса, аннары һәр өч атна саен бер тапкыр ясала.  барлыгы ун инъекция кертеләчәк.

Препарат индивидуаль рәвештә әзерләнә, ә җитештерүнең соңгы этабы куллану алдыннан гына махсуслаштырылган GMP-лабораториядә уза.

Белгечләр сүзләренә караганда, бу персональләштерелгән онкологиягә зур адым: иммун системасы шешнең конкрет мутацияләре белән көрәшергә өйрәнә. Терапиянең нәтиҗәлелеген өч айдан бәяләр. Әгәр уңышлы нәтиҗәләр алынса, ысулны башка төр зарарлы үсешләргә дә җайлаштырырга планлаштыралар.

Мәгълүмат чыганагы: «Российская газета»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев