Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Көндез бакчада, кичен — хастаханәдә: талпан тешләсә, нишләргә?

Җылы көннәр башлану белән талпаннар активлаша. Күп очракларда, беренче сәгатьләрдә дөрес эш итсәң, җитди үзгәрешләрдән котылып калырга була. Ләкин онытмаска кирәк: талпаннар куркыныч инфекцияләр, иң беренче чиратта талпан энцефалиты һәм боррелиоз (Лайм чире) тарата.

Талпан тешләгән очракта ничек беренче ярдәм күрсәтергә соң?

Иң беренче эш итеп тынычлыкны сакларга, каушап калмаска, салкын акыл белән эш итәргә киңәш бирәбез. Пинцет яки махсус җайланма белән талпанны тирегә мөмкин кадәр якынрак җирдән эләктереп алыгыз һәм сак кына өскә таба тартып чыгарыгыз.

Шуны онытмагыз, талпан өстенә май, спирт, тырнаклар өчен лак яки башка сыеклыклар тамызу катгый тыела. Шуның аркасында инфекция канга тизрәк үтеп керергә мөмкин.

Талпанны алгач, тешләнгән урынны антисептик (спирт, йод яки хлоргексидин) белән эшкәртегез.

Мөмкин булса, талпанны тере килеш тикшерү өчен лабораториягә илтегез.

Талпан тешләгәннән соң да бер ай дәвамында үзегезнең халәтегезне күзәтеп торыгыз. Әгәр дә үзегездә хәлсезлек сизсәгез, тән температурасы күтәрелсә, тешләнгән урында кызару яки тап барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

Ә иң яхшысы, авыруны дәвалаганчы, аны булдырмый калу хәерлерәк. Моның өчен берничә кагыйдәне исегездән чыгармагыз. Иң элек ничек киенүегезгә игътибар итегез.

Урманга яки паркларга барганда ябык кием киегез. Чалбар балакларын оек эченә тыгарга кирәк, җиңнәрнең тыгыз булып торуы да мөһим.

Талпаннарны куркыта торган махсус спрейлар куллану да кирәк.

Өйгә кайткач, киемнәрегезне һәм тәнегезне яхшылап карап чыгыгыз.

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев