Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручы тукайлылар саны арткан

Узган атнада мондый диагноз 481 кешегә куелган. Шуларның 310ы - балалар. 3 кешедә грипп булуы лаборатор шартларда расланган. Бу - Иске Ерыклы белән Зур Шилнәдән ике бала һәм Зур Шилнәдән өлкән кеше. Иске Ерыклы авылында яшәүче өлкән кешенең С гепатиты вирусын йөртүе ачыкланган. Суровкада яшәүче тын юллары туберкулезы белән авырган....

Узган атнада мондый диагноз 481 кешегә куелган. Шуларның 310ы - балалар. 3 кешедә грипп булуы лаборатор шартларда расланган. Бу - Иске Ерыклы белән Зур Шилнәдән ике бала һәм Зур Шилнәдән өлкән кеше.

Иске Ерыклы авылында яшәүче өлкән кешенең С гепатиты вирусын йөртүе ачыкланган. Суровкада яшәүче тын юллары туберкулезы белән авырган.

Нефтебаза поселогында һәм Сәмәкәй авылында яшәүчеләргә вируслы хроник С гепатиты Сосновый Борда яшәүчегә вируслы хроник В гепатиты диагнозы куелган.

Әҗмәкәй авылында яшәүчене йорт эте тешләгән. Котырынуга каршы прививкадан баш тарткан.

Йогышлы авырулар очраклары теркәлү белән урыннарда эпидемиягә каршы чаралар үткәрелде, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның районара бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев