Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп очрагы теркәлү сәбәпле, дәвалау оешмаларында карантин кертелде

Бер атнада районда вируслы инфекцияләр белән авыруның 56 очрагы теркәлгән. Аларның 42се - балаларда. Яр Чаллының инфекцион больницасына ОРВИның авыр формасы белән Сәет авылыннан һәм Олы Шилнәдән берешәр бала салынган. Икенчесендә грипп диагнозы расланган. A H3N2 формалы грипп теркәлү белән бәйле рәвештә, Тукай районының дәвалау-профилактика оешмаларында 9 гыйнвардан карантин кертелде,...

Үзеңдә хәлсезлек сизгән очракта нишләргә соң? Бүген грипп вирусын йоктырмас өчен район табиблары тукайлыларга үз киңәшләрен бирә. Грипп - һава юлы белән күчә торган вируслы көчле инфекция. Ул кинәт башлана, тән температурасы 38-40 градуска күтәрелә, коры ютәл тотына, тамак төбе авырта башлый. Аннары калтырата, мускуллар сызлый, баш, күз алмалары авырта башлый. Тән температурасы үз хәленә кайтып өч көн үткәннән соң томау төшәргә мөмкин.

Авыру җиңел үткәндә бу симптомнар 3-5 көн саклана. Авыру терелә, ләкин арыганлык әле тагын берничә көн тора. Аеруча бу өлкәннәрдә нык сизелә.

Авыр форма булганда сулыш юллары зарарланып, пневмониягә китерергә мөмкин.

Грипп йоктыру 5 яшькә кадәрге балалар, йөкле хатын-кызлар, йөрәк, үпкә хроник авырулары, шикәр диабеты белән интегүчеләр, 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аеруча куркыныч. Грипп бронхитка, гайморитка китерергә, нерв системасына зур зыян салырга, моңа кадәр симптомнарсыз барган неврологик һәм кан тамырлары авыруларын кузгатырга мөмкин.

Грипптан саклану өчен бүлмәләрне еш җилләтеп тору, үзеңне туңудан саклау кирәк. Әгәр инде үзегездә гриппның беренче билгеләрен сизәсез икән, тиз арада урынга ятыгыз һәм табиб чакыртыгыз. Гаиләгездә кем дә булса чирләсә, аны аерым бүлмәгә кертегез, аерым савыт-саба, сөлге бирегез. Ул кулланган урын япмалары кайнатылырга тиеш. Авыруны караганда дүрт катлы маска кияргә, аны көн саен юып үтүкләргә онытмагыз. Тиешенчә тукланыгыз, өстәлгә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куегыз, суган һәм сарымсак ашагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев