Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Без – сәламәт яшәү рәвешен хуплыйбыз!

Районыбызда яшәүче өлкәннәр дә, балалар да беравыздан шулай диләр.

Бүген Сәламәтлек көне уңаеннан район пенсионерлар һәм инвалидлар оешмасы (җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева) авыл җирлекләрендәге беренчел оешмалар белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен җәелдерү буенча скандинавия таяклары белән йөрүне оештырды. Бу акциягә Кече Шилнә, Калмия, Боерган, Күзкәй, Иске Абдул авылларында яшәүче пенсионерлар кушылды.

Өлкәннәр белән бергә авылда яшәүче балалар да Сәламәтлек көнендәге акциядә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнделәр. 

Шунысы сөенечле, җирлегебездә яшәүче өлкәннәр ел дәвамында скандинавия таяклары белән йөриләр. Әйтергә кирәк, шушы ук пенсионерлар МХОдәге хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр, азык-төлек җыелмаларын тутыралар, токмач кисәләр, оекбашлар бәйлиләр. Афәрин, өлкәннәребез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев