Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Алма — витаминнар хәзинәсе

Холестеринны төшерү, кан басымын җайлау һәм матдәләр алмашын яхшырту өчен иң кулай чара — алма. Аның составындагы тимер канны чистарта, ә витаминнар комплексы биткә бетчәләр чыгудан саклый. Табигый юл белән сәламәтлекне ныгытырга телисез икән, бу киңәшләр нәкъ сезнең өчен!

Көнгә 1 алма ашау С витаминына булган ихтыяҗның 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә тирегә җыерчыклар чыгудан һәм иртә картаюдан саклый. В2 витамины да бар. Әлеге файдалы матдәгә ихтыяҗ булмаса, биткә бетчәләр чыкмас, чәч кавыкланмас, иреннәр ярылмас.

В1 витамины ару, күңел төшенкелеген җиңәргә, йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә.

Алма кан тамырларын ныгыта, холестеринны төшерә, тимер исә аксымны күтәрә, кан басымын җайлый, ашкайнатуны, матдәләр алмашын яхшырта, тәнне агу, авыр тимер матдәләрдән чистарта. Каты алманы әкрен генә чәйнәп ашау уртларга массаж ясагандай йогынты ясый, шул ук вакытта авыз куышлыгындагы микробларны юкка чыгара.

Күзләрне ял иттерү өчен, аларга пешереп изелгән алма измәсен куеп тору яхшы.

Кан тамырлары киңәйгәндә һәм буыннар сызлаганда, көн саен ашар алдыннан җылы килеш яртышар стакан алма суты эчегез.

Бөерләрдә һәм бәвел куыгында таш булганда, бәвел кудыргыч чара буларак, алма кабыгыннан әзерләнгән чәй эчәргә киңәш ителә. Әлеге төнәтмә белән тәнгә кычыткылар чыкканда һәм тире авырулары күзәтелгәндә дә дәваланырга мөмкин. Алма бөер авыруларын дәвалауда да ярдәм итә. Бөер авыруларын булдырмас өчен, көнгә 3-4 баллы алма ашагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев