Редакция бәйгеләре

Яңа бәйге игълан итәбез!

Яз - табигатьнең һәм адәм балаларының хисләре уянган, үзенә тиң пар эзләгән һәм тапкан, иң ямьле вакыт. Вәгъдә иткәнчә, "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итә . Һәм аны, шушы ягымлы ел фасылына туры китереп, "Иң матур пар" дип атадык. Бәйгедә Тукай районында яшәүче парлар катнаша . Яшь буенча чикләүләр...

Яз - табигатьнең һәм адәм балаларының хисләре уянган, үзенә тиң пар эзләгән һәм тапкан, иң ямьле вакыт. Вәгъдә иткәнчә, "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итә . Һәм аны, шушы ягымлы ел фасылына туры китереп, "Иң матур пар" дип атадык.

Бәйгедә Тукай районында яшәүче парлар катнаша . Яшь буенча чикләүләр билгеләмибез, алтын туен билгеләп үткән әби-бабай да, беренче тапкыр назлы хисләрне кичерүче яшүсмерләр дә безгә үз фотосын юллый ала. Электрон почтабызның адресы : yakti.ul76@gmail.com . Җиңүчене, гадел булсын өчен, тавыш бирү юлы белән билгеләячәкбез. Бәйге апрель азагына кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү өчен башта сайтның баш битендә (уң якта ) урнашкан катнашучылар фамилиясе каршына түгәрәккә басабыз , аннары астарак куелган "әйе" дигән язуга басабыз. Ачылган биттә катнашучыларның шушы вакытка җыйган тавышлары күренәчәк.

Барыгызга да уңышлар телибез һәм хатларыгызны көтеп калабыз!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев