Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем яраткан дустым» конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү башланды

Газетабыз сайтында «Минем яраткан дустым» фотоконкурсы кызганнан-кыза бара. Газета укучыларыбызны үткән атнада 7 катнашучыбыз белән таныштырып үткән идек, бүген исә шуны дәвам итәбез.

Исегезгә төшерәбез: фотолар 20 апрельгә кадәр кабул ителде һәм 21 апрельдән, ягъни бүгеннән тавыш бирү башланды. Ул 2 майга кадәр (сәгать 9.00да төгәлләнә) дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган берничә конкурсантны аерып алып, алар арасында өстәмә иҗади конкурс та үткәрәчәкбез, ул 2-12 май көннәренә планлаштырылган. Конкурска йомгак исә 13-16 май көннәрендә ясалачак.

Башкаларыннан аермалы буларак, бу бәйгебез берничә этапта узачак. Катнашучы турында язылган яңалыкка калдырган комментарийларга да өстәмә 10 балл бирәбез, аларны сез бүгеннән үк яза аласыз. Тик комментарийларда билге, «смайлик»лар гына булса, алар исәпләнми. Һәм бер IP адрестан көненә бер генә комментарий кабул ителә. Комментарийларны көн саен калдырырга була.

Җиңүчеләребез өчен бүләкләребез дә әзер. Бу юлы без дүрт җиңүчене билгеләячәкбез. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев.

Әминә Ляпина: Иштирәк урта мәктәбенең 2нче сыйныфында белем ала. «Мин хайваннарны бик яратам. Аеруча да песиләрне һәм кечкенә бозауларны. Конкурска нәни дусларым Котофей, Рыжик һәм Акбаш белән төшкән фотоларымны җибәрәм», - дип хат юллаган безгә Әминә.

Энҗе Гомәрова: Яңа поселогыннан, 2нче сыйныфта белем ала. Энҗе бәйгегә махсус дип, фотога яраткан песие Леопольд белән төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев