Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем якын дустым» бәйгесенә №4нче инша

Иске Абдул авылыннан Булат Гайнетдинов һәм аның Пәри исемле аты Кечкенә Булатның иншасы болайрак: "Мин атларга бәләкәйдән тартылам инде. Карагыз, бу минем беренче атым. Сезгә фотосын җибәрәм. Хәзер мин җәй җиткәнен көтәм. Әтием белән Пәри атыбызны иртән бакча артына илтәбез. Мин атланып барам, кич атланып алып кайтабыз. Атыбыз ник Пәри...

Иске Абдул авылыннан Булат Гайнетдинов һәм аның Пәри исемле аты Кечкенә Булатның иншасы болайрак: "Мин атларга бәләкәйдән тартылам инде. Карагыз, бу минем беренче атым. Сезгә фотосын җибәрәм. Хәзер мин җәй җиткәнен көтәм. Әтием белән Пәри атыбызны иртән бакча артына илтәбез. Мин атланып барам, кич атланып алып кайтабыз. Атыбыз ник Пәри исемле дисезме? Авылыбызда бер олы гәүдәле, бурлы ат бар иде. Бер үзе теләсә кайда, чытырманлыкта да, таллыкта да шатыр-шытыр йөри иде. Шуңа аңа Пәри исемен тактылар. Безнең бу атта , нәкъ шул ат төсле булганга аңа шул исем тагылып калды. Исеме үзгә булса да, Пәри бик акыллы hәм тыныч ат. Мин атта 3 яшьтән курыкмыйча,бер үзем атланып йөрим. Карарсыз әле менә, Алла бирсә сабан туйларда ат чабышларында да катнашырмын әле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев