Редакция бәйгеләре

«Минем якын дустым» бәйгесенә №2нче инша

Ташкичү авылыннан Диләрә Гыймаева һәм аның яраткан чебиләре Менә нәрсә язып җибәргән безгә Диләрә: «Ел саен яз айларында минем дәү әнием инкубаторда чебиләр чыгара. Бу вакытны дулкынланып көтеп алам. Чөнки йомырка кабыгын ватып чыккан сап-сары «йомгаклар» - табигатьнең матур мизгелләренең берседер дим мин. Аларны мин бик яратам. Кечкенә дусларыма багышлап...

Ташкичү авылыннан Диләрә Гыймаева һәм аның яраткан чебиләре

Менә нәрсә язып җибәргән безгә Диләрә: «Ел саен яз айларында минем дәү әнием инкубаторда чебиләр чыгара. Бу вакытны дулкынланып көтеп алам. Чөнки йомырка кабыгын ватып чыккан сап-сары «йомгаклар» - табигатьнең матур мизгелләренең берседер дим мин. Аларны мин бик яратам. Кечкенә дусларыма багышлап шигырь дә яздым әле.

Чебиләрем чеп-чеп-чеп дип,
Йөгерешеп киләләр.
«Диләрәкәй, мәмәй бир», - дип
Томшыкларын сузалар.
Тәмле ризыклар белән
Сыйлыйм аларны көн дә,
Рәхмәт әйтеп, башкайларын
Чайкыйлар алар миңа».

Нет комментариев