Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 2нче этабына старт бирелде

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы белән берлектә «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Бүгенге көндә район авыл җирлекләреннән булган 10 катнашучыбыз бар. Аларның фотоларын, үзләре шул тәмнюшкәне тотып төшкән рецептларын без газета битләрендә дә,...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы белән берлектә «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Бүгенге көндә район авыл җирлекләреннән булган 10 катнашучыбыз бар. Аларның фотоларын, үзләре шул тәмнюшкәне тотып төшкән рецептларын без газета битләрендә дә, рәсми сайтыбызда да урнаштыра бардык. Бүгеннән газета сайтында (tukai-rt.ru) комментарийлар калдырырга кирәк булачак. Комментарийлар калдыру вакыты - 25 июнь кичке 17гә кадәр. Шул комментарийларга карап кына җиңүчене билгелиячәкбез. Шуны да истә тотарга кирәк: нинди дә аңлашылмаучанлык килеп чыкса, бу мәсьәләне бары тик редакция коллективы гына хәл итә.

Комментарийлар бер көнне бер IP адрестан гына кабул ителә. Аларның да исә «смайлик»лары кабул ителми. Шуларга игътибар итегез. Конкурсыбыз гадел булса иде! Катнашучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!

P.S. «Мин иң тырыш хуҗабикә» конкурсында җиңүчегә иганәчеләребез -«Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы биргән мультиварканы бүләк итеп тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев