Редакция бәйгеләре

Газета укучыларыбыз өчен яңа конкурс

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Редакция сезнең өчен яңа конкурс игълан итте. Күпләребез җәй көне җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланмалар әзерләде. Нинди тәмле һәм файдалы ризык әзерләдегез, түтәлдә нинди яшелчәләр үстердегез, урманнан нинди гөмбәләр җыеп тозладыгыз - боларның барысы белән дә сез газета укучылар белән уртаклаша аласыз. Бәлки кышка ризыкларны әзерләгән чорда...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Редакция сезнең өчен яңа конкурс игълан итте. Күпләребез җәй көне җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланмалар әзерләде.

Нинди тәмле һәм файдалы ризык әзерләдегез, түтәлдә нинди яшелчәләр үстердегез, урманнан нинди гөмбәләр җыеп тозладыгыз - боларның барысы белән дә сез газета укучылар белән уртаклаша аласыз. Бәлки кышка ризыкларны әзерләгән чорда төшкән фотоларыгыз бардыр, бәлки бүген банкалар белән тулы базыгызны төшерерсез - болары сезнең фантазия белән бәйле. Ә җиңүчебезне бәрәңге, кишер, кәбестәдән торган бер капчык яшелчә көтә. Бүләк «Чаллы яшелчәсе» агрофирмасы ярдәме белән әзерләнде. Фотоларны һәм тәэсирләрегезне yakti.ul76@gmail.com электрон адресына юллагыз!


Нет комментариев