Бәйгедә беренче катнашучы бар
"Якты юл" газетасы "Яңа ел яллары" дип аталган бәйге игълан итте. Анда сезнең - укучыларның кышкы каникулларын, өлкәннәрнең бәйрәм ялларын ничек үткәрүе турында кызыклы, матур фотосурәтләр кабул итәбез. Кышын чәйләп-баллап, себеркеләр пешереп мунча керерг ә яратасызмы, чаңгы-чана , тимераякта шуасызмы, кунак чакырып, кунакка йөрергә әзерләнәсезме, әллә инде бар вакытыгызны бәйләү,...
"Якты юл" газетасы "Яңа ел яллары" дип аталган бәйге игълан итте. Анда сезнең - укучыларның кышкы каникулларын, өлкәннәрнең бәйрәм ялларын ничек үткәрүе турында кызыклы, матур фотосурәтләр кабул итәбез. Кышын чәйләп-баллап, себеркеләр пешереп мунча керерг ә яратасызмы, чаңгы-чана , тимераякта шуасызмы, кунак чакырып, кунакка йөрергә әзерләнәсезме, әллә инде бар вакытыгызны бәйләү, чигү кебек йөрәккә ятышлы һөнәрегезгә багышлыйсызмы? Шул күңелле мизгелләрне фотога төшереп, безнең редакциягә юллагыз, иң күп тавыш җыючыны бүләк көтә! Электрон адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com
Беренче катнашучыдан хат килде. Ул Тукай районы Казаклар авылында яшәүче Таңсылу Әхмәтшинадан.
"Исәнмесез! Мин Таңсылу Әхмәтшина, Теләнче-Тамак авылы мәктәбендә, 3нче сыйныфта укыйм. Кышкы каникуллар вакытында дусларым белән урамда уйнарга яратам. Бу юлы без Нурсинә әбием бакчасында туганым Зөфәр белән кардан өй ясадык. Ул "иглу" дип атала. Аны шакмаклап киселгән кардан тезәргә кирәк. Өебезнең тәрәзәсе боздан, ишеге - үрмәләп керә торган. Каникулларда мин әле кунакка йөрергә, рәхәтләнеп уйнарга дип торам."
Фотолардан күренгәнчә, бу өй- чыннан да гаҗәеп, ул, мөгаен, кышкы ялның матур бер истәлеге булып калыр. Хәзер инде бу катнашучы өчен тавыш бирәсе генә калды. Моның өчен "Якты юл" газетасы сайтында, баш биттә "Тавыш бирү" дип аталаган сәхифәдә тиешле фамилия каршындагы түгәрәккә басырга гына кирәк. Барыгызга да уңышлар теләп, сездән хатлар һәм кызыклы фотолар көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев