Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Тукай районында «Яз гүзәле» фотоконкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Дүшәмбе көнне сайтыбызда үткәрелгән фотоконкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге һәм шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов химаячелегендә әзерләнгән бүләкләр үз ияләренә барып иреште.

Бәйге бик киеренке барды. Тавыш җыю процессының гадел булмавы хакында бик күп шелтәләр алдык. Шул уңайдан конкурсантларыбызга бер сорау белән мөрәҗәгать иттек: «Сез ничек бу кадәр күп тавыш җыя алдыгыз?» Аларның җавапларын сезгә дә ирештерәбез.

Абсолют җиңүчебез - Круглое Поле поселогыннан Айгүзәл Нуриева:

- Мин бит укытучы булып эшлим. Конкурста катнашканымны белгәч, укучыларым тавыш бирү процессының башланганын көтеп кенә тордылар, көн дә тавыш бирә башладылар. Әле үзләре генә дә түгел, әти-әниләрен дә бу эшкә тартканнар, - дип көлде Айгүзәл ханым. - Дус-туганнар да бик актив булдылар. Миннән алда сайтка кереп, минем кайсы урында баруымны күзәтеп тордылар.

Теләнче Тамактан Эльвина Борһанова:

- Миңа аеруча курсташларым, группадашларым тавыш бирде. Ике уку йортында укыйм, һәрберсе минем өчен җан атып торды. Әлбәттә инде, туганнарым да җиңүемә нык булышты. Бигрәк тә Чирмешән яклары. «Якты юл» газетасы сайтыннан чыкмадылар, дисәм дә була.

Яңа поселогыннан Наилә Мәхмүтова:

- Сыйныфташларым, лицейда бергә укый торган курсташларым көн дә тавыш бирде. Әнием гражданлык хәлләрен теркәү бүлегендә эшләгән иде, аның таныш-белешләре, хезмәттәшләре бик күп, әнием аларга да минем конкурста катнашуымны әйтеп куйды. Аннан соң безнең нәселебез бик зур, туганнар, туганнарның туганнары белән якын аралашабыз, йөрешәбез. Алар бик нык актив булды.

Ташкичүдән Миләүшә Галиева:

- Социаль челтәрдәге шәхси битемә конкурс турындагы мәгълүматны репост белән элеп куйгач, каян гына язмадылар миңа! Германия, Американың Техас штатыннан, тагын бик күп илләрдән. Без дә тавыш бирсәк ярыймы, безнең тавыш та кабул ителер микән, дип кызыксындылар. Сәгать пояслары төрлечә бит. Миңа аеруча безнең вакыт белән төнлә тавыш бирәләр иде. Туганнарым, Татарстандагы дусларым да читтә калмады.

Яңа поселогыннан Айгөл Ризатдинова:

- Укытучылар өчен уңышлы эшләп килүче сайтның баш мөхәррире мин, шуңа күрә Татарстан буенча гына түгел, ә Россиякүләм бихисап күп коллегаларым минем өчен тавыш бирүдә катнашты.

Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова бүләкләү тантанасына килә алмады. Аның бүләген, һичшиксез, хуҗасына тапшырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев