Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем яраткан дустым» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле

Ике ай дәвамында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Ниһаять, аның җиңүчеләре билгеле.

Бәйгебездә төрле авыл җирлекләреннән булган 14 кеше катнашты. Аның икенче этабына 6 конкурсант чыкты. Аларга нәни дуслары турында инша язып җибәрергә дигән бирем йөкләнелде. Әлеге биремне Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов менә дигән итеп башкарып чыга алдылар. Сабыйларның иншаларын газетабызның рәсми сайтыннан (tukai-rt.ru), «Редакция бәйгеләре» дигән сәхифәдән укый аласыз.

Дөресен әйтергә кирәк, бәйгебез бик киеренке барды. Шелтәләр, теләк-тәкъдимнәр белән редакция телефонына күп шалтыратулар кабул иттек. Конкурс шартларына туры китереп, икенче этапка чыккан сабыйларның иншалары астына комментарийлар калдырырга кирәк иде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә дә без нәкъ шуларга таянып эш иттек. Нәтиҗәдә, иң күп комментарийларны (86) Булат Кәримов белән аның Вольт исемле песиенә калдырдылар. Афәрин, Булат! 41 комментарий иясе Ралинә Садриева һәм аның Җәфа исемле сарык бәтие. Ралинәнең бик яратып сарык бәтиен имезеп утыруы - чыннан да бик матур күренеш. Диләрә Гыймаева һәм аның йомры дуслары - чебешләре сайттан 37 комментарий җыйды. Чыннан да, бик үзенчәлекле, матур иде фото, инша да җылы язылган. Ваня Солдатенко белән Гришка исемле дуңгызга 23 комментарий калдырдылар. Балаларны җиңүләре белән тәбрик итәбез. Якын дусларыгызны саклык белән тәрбияләгез, аларга игътибарлы һәм ихтирамлы булыгыз.

Кызганычка каршы, Булат Гайнетдинов һәм аның Пәри исемле аты нибары 1 комментарий, ә Әмил Мәрдәмшин белән Крепыш исемле песи өчен, гомумән, комментарийлар булмады. Рәхмәт сезгә, балалар! Киләсе бәйгеләребездә тагын да актив булуыгызны сорыйбыз. Җиңү сезгә дә елмаячак.

Конкурсантларыбыз өчен җан атып, сайтта күп итеп комментарийлар калдырган газета укучыларыбызга шулай ук олы рәхмәт. Ә җиңүчеләребезне 22 май көнне сәгать 11гә редакциягә, бүләкләү тантанасына чакырабыз.

Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев