Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 9нчы катнашучысы

Боерган авылыннан Илүзә Шамилова. Аның хаты болайрак иде: - Мин Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары булып эшлим. Гаиләмне төрледән-төрле ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезнең хөкемгә тәмлекәйләр янына файдалы чәй рецепты тәкъдим итәм. Букопор (Копорье) чәе, ул кипрей (халык телендә иван-чәй) үләненнән ясала. Рецепт катлаулырак, чөнки чәйне пешерәсе...

Боерган авылыннан Илүзә Шамилова. Аның хаты болайрак иде:

- Мин Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары булып эшлим. Гаиләмне төрледән-төрле ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезнең хөкемгә тәмлекәйләр янына файдалы чәй рецепты тәкъдим итәм. Букопор (Копорье) чәе, ул кипрей (халык телендә иван-чәй) үләненнән ясала. Рецепт катлаулырак, чөнки чәйне пешерәсе генә түгел, башта җыеп киптерәсе дә булачак. Җәйнең иң гүзәл чоры - җир җиләкләре пешкән чорда кипрей чәчәк ата. Төркем-төркем булып яр буйларында, урман кырларында алсу чәчәк атып утырган бу үләнне берәү дә игътибарсыз калдырмый. Аны нәкъ менә шул вакытта җыярга кирәк.

Чәй өчен үсемлекнең яфраклары җыела (мин үземчә чәкләрен дә җыям, аларны аерым киптереп соңнан әзер чәйгә кушам). Яфракларны күләгә урынга таратып куеп бераз шиңдерәбез һәм яфракларны согы чыгып караңгы төскә кергәнче кул белән уабыз (җайлырак ысулы - иттарткыч аша чыгару, тик бу очракта чәйнең сыйфаты һәм файдасы азрак булачак). Уылган массаны эмаль яисә пыяла савытка тыгызлап тутырабыз һәм өстен дымлы сөлге белән каплап куябыз. Ферментация вакыты температурага карап, 30-40 сәгать чамасы барачак. Уылган массадан әчкелтем баллы җиләк-җимеш исе килә башлагач, аны электркиптергечендә яисә духовкада иң аз кызулыкта киптерәбез. Чәй массасы кипкән вакытта өйгә хуш исле җиләк-җимеш эчемлеге исе чыгарга тиеш. Кипкән чәйне пыяла банкаларга салып караңгы урында саклыйбыз. Чәйне ярты литр кайнап торган суга 2 чәй кашыгы исәбеннән 10-15 минут төнәтеп эчәбез (иван-чәй сатып алынган чәй шикелле куе-кызыл төстә чыга).

Әлеге чәйнең файдалы үзлекләрен санап үтәргә бер газета саны гына җитмәс. Менә кайберләре: иван-чәй тынычландыра, баш авртуын баса, югары кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк авырулары, азканлылык, тамак, тын юллары авырулары вакытында уңышлы файдаланыла. Иван-чәйнең вируска, аллергиягә каршы торучанлык үзлеге балалар һәм авырлы хатын-кызлар өчен аеруча кулай. Иван-чәйне көн саен, еллар дәвамында эчәргә ярый.

Хөрмәтле хуҗабикәләр! Тәмле-тәмле ризыкларыгыз янына мин тәкъдим иткән иван-чәй эчемлеген дә куйсагыз, сезгә гаиләләрегез тагын да рәхмәтлерәк булыр, үзегез дә үкенмәссез дип ышанып калам! Сезгә исәнлек-саулык телим, табыннарыгыз мул, түгәрәк, гаиләләрегез имин булсын! - дип яза Илүзә Шамилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев