Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 8нче катнашучысы

Теләнче Тамак авылыннан Рәйлә Закирова. Ул түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин авылыбызның мәдәният йортында режиссер булып эшлим. Нинди генә һөнәр иясе булса да, һәр хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә тиеш, дип саныйм. Мин бигрәк тә улым, кызларым, тормыш иптәшем яратып ашый торган ризыкларны пешерергә тырышам: пилмән, бәлеш, өчпочмак,...

Теләнче Тамак авылыннан Рәйлә Закирова. Ул түбәндәге эчтәлекле хат юллады:

- Мин авылыбызның мәдәният йортында режиссер булып эшлим. Нинди генә һөнәр иясе булса да, һәр хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә тиеш, дип саныйм. Мин бигрәк тә улым, кызларым, тормыш иптәшем яратып ашый торган ризыкларны пешерергә тырышам: пилмән, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, мантый - тагын әллә нәрсәләр! Күптәнге хыялым - тәмле итеп тортлар пешереп, аны матурлап бизәп, бәйрәмнәргә бер ямь бирәсе килеп йөри иде. Аллага шөкер, ул теләгем дә чынга ашты! Бер бәйрәм дә мин пешергән торттан башка үтми хәзер! Сезнең белән бисквит камырының рецепты белән уртаклашасым килә.

6 йомырканы чиста савытка сытабыз, 1 (200 гр) стакан шикәр комы өстәп, миксерда болгатабыз. Аңа 250 грамм он өстәп, калак белән салмак кына бутыйбыз. Кызган духовкада (180 градус) 35-40 минут пешерәбез. Аннары исә тортны үзегез теләгәнчә матур итеп бизәп куя аласыз.

Тортларыгыз тәмле булсын! - диелгән иде Райлә ханымның хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев