Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Көзге муллык»: 11 нче конкурсант Иван Козлов

- Сезнең газетада өр-яңа конкурс үтә дип ишеттек. Дөресме ул? - дип килеп керде редакциябезгә Комсомолец поселогыннан Иван Козлов. Иван Сергеевичны бик яхшы каршы алдык, «Көзге муллык» дип аталган бәйгебез турында сөйли дә башладык. Ул, шуны гына көтеп торган сыман, пакетыннан олы кишер чыгарып та куйды. Көлергәме, сокланыргамы - бөтенебез...

- Сезнең газетада өр-яңа конкурс үтә дип ишеттек. Дөресме ул? - дип килеп керде редакциябезгә Комсомолец поселогыннан Иван Козлов.

Иван Сергеевичны бик яхшы каршы алдык, «Көзге муллык» дип аталган бәйгебез турында сөйли дә башладык. Ул, шуны гына көтеп торган сыман, пакетыннан олы кишер чыгарып та куйды. Көлергәме, сокланыргамы - бөтенебез дә аптырашта калдык. «Бу кишернең авырлыгы 2 килограмм да 600 грамм. Үзем үлчәүгә куеп махсус үлчәп килдем, - дип олы бер горурлык хисе белән сөйләп китте Иван Сергеевич. - Бернинди дә ашламалар кертмәдек, гади генә орлыктан шундый бормалы итеп, олы булып үсте. Редакциядә эшләүчеләр ышанмаслар дип, үзем алып килдем. Сезгә махсус күрсәтү теләге туды», - диде әңгәмәдәшебез.

Чыннан да, сокланырлык кишер бу, дуслар. Без үзебез дә бу табигать могҗизасы белән фотога төштек. Чагыштырып кую максаты белән чәйнек, компьютер янына куеп та төшереп карадык. Ачыктан-ачык әйтә алабыз, кишеребез бер газета зурлыгында. Комсомолец поселогыннан булган Роза Әхтәм кызы белән Иван Сергеевич Козловлар гаиләсен дә конкурсыбызның катнашучылары итеп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев