Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Кышкы матурлык» бәйгесе җиңүчеләре 25 декабрь көнне билгеле булачак

Газета сайтында Яңа ел уңаеннан кышкы матурлыкны чагылдырган фотолар бәйгесе бара. Катнашучылар өчен «ВКонтакте» социаль челтәрдә тавыш бирә аласыз. Узган конкурсларда тавыш бирү сайтның үзендә оештырыла иде. Бу юлы без, теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып, әлеге этапны социаль челтәрдә үткәрергә булдык. 21 декабрьгә кадәр сез үзегезгә ошаган фотоларга бәягезне бирә алдыгыз. Алдан...

Газета сайтында Яңа ел уңаеннан кышкы матурлыкны чагылдырган фотолар бәйгесе бара. Катнашучылар өчен «ВКонтакте» социаль челтәрдә тавыш бирә аласыз. Узган конкурсларда тавыш бирү сайтның үзендә оештырыла иде. Бу юлы без, теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алып, әлеге этапны социаль челтәрдә үткәрергә булдык. 21 декабрьгә кадәр сез үзегезгә ошаган фотоларга бәягезне бирә алдыгыз. Алдан хәбәр иткәнчә, 15.00 сәгатьтә без тавыш бирүне туктаттык. Бүгенге көндә тавышларны санау этабы бара.

Сайтта комментарийлар калдыру исә дәвам итә. Һәр комментарий өчен өстәмә 10 балл бирелә. Шуңа күрә бу ысулдан күбрәк файдаланырга чакырабыз. Комментарийларны 24 декабрьгә кадәр кабул итәбез. Бәйгенең җиңүчеләрен 25 декабрь көнне игълан итәбез. Бәйгебезнең иганәчеләре - Биклән авылы «Рәйхан» икмәк продукцияләрен пешерү кибете һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге. Бүләкләр исә - Кыш Бабайдан бик шәп күчтәнәчләр!

Ә хәзер катнашучыларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев