Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Конкурска фотолар кабул итүгә тукайлыларның бер атна вакыты калды

Газетабыз сайтында «Минем яраткан дустым» фотоконкурсы кызганнан-кыза бара. Катнашучылар саны әлегә 10га якын.

Исегезгә төшерәбез, фотолар 20 апрельгә кадәр кабул ителә һәм 21 апрельдән тавыш бирү башлана. Башкаларыннан аермалы буларак, бу бәйгебез берничә этапта узачак. Катнашучы турында язылган яңалыкка калдырган комментарийларга да өстәмә 10 балл бирәбез, аларны сез бүгеннән үк яза аласыз. Тик комментарийларда билге, «смайлик«лар гына булса, алар исәпләнми. Һәм бер IP адрестан көненә бер генә комментарий кабул ителә. Комментарийларны көн саен калдырырга була.

Алик Галиев: 5 яшь, Кече Шилнә авылыннан. Дүрт аяклы дустыма - 4 яшь. Балалар бакчасыннан кайтуыма ул мине мияулап каршы ала.

Булат Кәримов: 7 яшь, Белоус авылыннан. Яраткан песием Вольтка - 4 ай. Ул лазер, теннис тубы белән уйнарга ярата. Һәр таңда песиебез безне будильник сыман мияулап уята.

Камал Галиев: 3 яшь. Песием Персикка 10 ай. Ул йөгерергә, сикерергә ярата. Аеруча машинама салып йөрткәнне бик ошата.

Дамир Биктаһиров: 5 яшь. Калмаш авылында яшим. Бу минем йомшак дустым Йомшаккай. Мин аны үзем карыйм, үзем тәрбиялим, үзем үстерәм.

Елизавета Куликова: 1 яшь 4 ай, ә песием Мурзикка - 2 ай. Суровка авылыннан. Песием белән без аерылгысыз. Минем кебек үк ул да сөт ярата, минем белән йоклый һәм әниемнең бишек җырларын тыңлый.

Ваня Солдатенко: 7 яшь, 1 нче сыйныфта укыйм. Кнәз авылыннан. Яраткан дуңгызым - Гришка, мин аны бик яратам.

Вадим Солдатенко: 4 яшь, балалар бакчасына йөрим. Кнәз авылыннан. Песиемнең исеме - Тафгай, ә мин аны иркәләп Тафик дип йөртәм. Ул минем белән бергә йокларга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев