Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Иске Дөрештән Сөмбел Миннахметова: “Бер елны, безгә килгәч, сиздем Кыш бабай серен”

"Кыш Бабайга хат" бәйгесе инде ахырына якынлашты. Шулай да сезне редакциябезгә килгән тагын бер хат белән таныштырасыбыз килә. Аның эчтәлеге бик үзенчәлекле, укып карагыз әле. "Исәнме, Кыш бабай! Мин Иске Дөреш авылыннан Сөмбел Салават кызы Миннахметова. Бу шигыремне мин әтием истәлегенә багышлыйм . Без аны бик нык юксынабыз һәм сагынабыз....

"Кыш Бабайга хат" бәйгесе инде ахырына якынлашты. Шулай да сезне редакциябезгә килгән тагын бер хат белән таныштырасыбыз килә. Аның эчтәлеге бик үзенчәлекле, укып карагыз әле.

"Исәнме, Кыш бабай! Мин Иске Дөреш авылыннан Сөмбел Салават кызы Миннахметова. Бу шигыремне мин әтием истәлегенә багышлыйм . Без аны бик нык юксынабыз һәм сагынабыз.

Кыш бабай сере.

Яңа еллар җиткән саен

Кыш бабайны күзәтәм.

Кыш бабай сакалы астында-

Әтием булмас микән?

Хәтерлим мин Кыш бабайның

Елда безгә килгәнен.

Назлап, сөеп, иркәләп

Иң шәп бүләк биргәнен.

Ә бер елны, безгә килгәч,

Сиздем Кыш бабай серен.

Кыш бабай сакалы астында

Күрдем әтием йөзен.

Кара чәчкә ак бәс кунган,

Кара кашлар агарган,

Борын кызылга буялган,

Тавышы " бабайланган"...

Ничәнче ел күңелемнән

Кыш бабайга хат язам.

Нигәдер һаман ышанам-

Әтием кайтмас микән..."

Ошадымы хат? Ул чагында язма астында фикерләрегезне язып калдырырга әле өлгерәсез. Бәйге, алдан хәбәр иткәнебезчә, 27 декабрь көнне тәмамлана.

Фото чыганагы 6 ded31.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев