Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукайлылар Бөтенроссия робототехника олимпиадасында катнашачак

23-25 нче июньдә Иннополис шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия робототехника олимпиадасының төп категориясендә, Татарстан Республикасының данын яклап, барлык өч яшь төркемендә дә Биклән егетләре катнашачак. Олимпиада 8 төрле категория буенча үткәрелә. Төп категория Бөтендөнья робототехника олимпиадасы кагыйдәләре буенча үткәрелә. Әлеге чарага Россиядән 311 команда (592 катнашучы) килер дип көтелә. Төп категориянең кечкенәләр...

23-25 нче июньдә Иннополис шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия робототехника олимпиадасының төп категориясендә, Татарстан Республикасының данын яклап, барлык өч яшь төркемендә дә Биклән егетләре катнашачак.

Олимпиада 8 төрле категория буенча үткәрелә. Төп категория Бөтендөнья робототехника олимпиадасы кагыйдәләре буенча үткәрелә. Әлеге чарага Россиядән 311 команда (592 катнашучы) килер дип көтелә.

Төп категориянең кечкенәләр төркемендә бөтен Россиядән киләчәк 57 команда арасында Биклән гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сәрвәров Нияз (командасының номеры ОМЛ-63); урта төркемдә 49 команда арасында, хәзерге вакытта Иннополисның IT-лицеенда белем алучы Якупов Салават һәм аның сыйныфташы Казан егете Гибаев Булат (командаларының номеры ОСР-53); зурлар төркемендә 31 команда арасында, Биклән гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Якупов Алмаз һәм 6 нчы сыйныф укучысы Хәйруллин Артур (командаларының номеры ОСТ-34) чыгыш ясаячаклар. Әлеге хокукны егетләр 16 нчы майда Казан шәһәрендә үткән республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулап һәм 12-18 нче июнь көннәрендә Иннополис университеты үткәргән сайлап алу сборларында катнашып алдылар.

Ярышлар 24 нче һәм 25 нче июнь көннәрендә Иннополис университеты бинасында үтәчәк. Һәр команданың чыгышын он-лайн режимда robolymp.ru сайтыннан күзәтеп бару мөмкинлеге бар. Укучыларга хатасыз программа төзүләрен, роботларының датчиклары төсләрне дөрес күрүләрен, ераклыкны хатасыз билгеләүләрен, кирәкле почмакка төгәл борылуларын, аккумуляторларының энергиясе озакка җитүен теләп калабыз, дип хәбәр итте "Якты юл" газетасына Тукай районы мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Робототехника" түгәрәге җитәкчесе Якупов Р.Н.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев