Россиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары башланды
Бүген, 2 июньдә, 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханнары башланды. Имтиханнар 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел аларны Россиянең 87 төбәгеннән һәм 58 чит илдән килгән якынча 1,7 миллион укучы тапшыра.
Аттестат алу өчен 9 нчы сыйныф укучылары дүрт имтихан тапшырырга тиеш: рус теле, математика һәм үзләре сайлаган тагын ике фән. Әмма кайбер укучылар өчен җиңеләйтелгән тәртип гамәлдә. Россиянең яңа төбәкләрендә, Белгород, Брянск һәм Курск өлкәләренең чик буе районнарында, Севастопольдә укучылар, шулай ук чит илдә укуын дәвам итә алмаган балалар аттестатны имтихансыз, еллык билгеләр нигезендә ала.
2026 елда урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керү мөмкинлекләрен киңәйтү буенча илнең 12 төбәгендә эксперимент дәвам итә. 10 нчы сыйныфка калмаучы тугызынчы сыйныф укучылары рус теле һәм математика буенча гына мәҗбүри имтиханнар тапшырып, шул нәтиҗәләр белән көллиятләргә укырга керә ала.
Сайлап алына торган фәннәр арасында иң популярлары булып география, информатика һәм җәмгыять белеме санала. Информатика исә 9 нчы сыйныф укучылары арасында да, 11 нче сыйныф чыгарылышлары арасында да популяр фән булып кала.
Имтихан кампаниясе математика буенча сынау белән башлана. Чит телләр һәм информатика буенча имтиханнар 6 июньгә билгеләнгән, рус телен исә укучылар 9 июньдә тапшырачак. Төрле фәннәр буенча өстәмә имтихан көннәре 5, 16 һәм 19 июньдә узачак.
Имтиханга авыру яки башка җитди сәбәп белән килә алмаган укучылар, шулай ук начар билге алганнар өчен өстәмә көннәр каралган. Алар имтиханнарны 29 июньдә, шулай ук 2, 3 һәм 6 июльдә тапшыра алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев