Киләчәккә адым: Тукай районы яшьләре Чаллыда һөнәр сайлый
Чаллыда КФУның Инжиниринг үзәгендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең региональ этабы узды. Чарада Тукай районы мәктәпләреннән килгән укучылар да актив катнашты.
Вакансияләр ярминкәсенең ачылыш тантанасында Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталия Кропотова, КФУның Чаллы филиалы директоры Андрей Келлер, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Яр Чаллы һәм Тукай районы буенча департаменты җитәкчесенең урынбасары Лилия Галләмова чыгыш ясады. Алар ярминкәдә катнашучы мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен сәламләп, уңышлы эш көннәре теләделәр.
Андрей Келлер исә «Үзегез яратып башкарган һөнәрне, эшне тапсагыз, сезгә үз гомерегездә бер тапкыр да эшләргә кирәк булмаячак. Чөнки яраткан эшегез сезгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек һәм финанс яктан акча да китерәчәк» дип, ассызыклады.
Ярминкә катнашучыларына предприятие һәм оешмаларда булган эш урыннары турында төгәл мәгълүмат бирелде, алар шулай ук эшкә урнашу шартлары һәм кандидатларга таләпләр белән таныша алдылар. Моннан тыш эшкә урнашу мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр алдылар. Аерым өстәлләрдә исә төрле уку йортлары турында буклетларны карарга була иде. Көллият һәм институт вәкилләре үзләренең уку йортлары турында сөйләде, биредә нинди белгечлек буенча белем алып була – шулар белән таныштырды.
«Үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык. Без 9нчы сыйныфтан соң көллияткә керергә планлаштырабыз. Бүгенге көндә нинди белгечләр кирәк, кайларга эшкә урнашып була – шулар турында тулырак белештек», – дип сөйләделәр миңа Түбән Суыксу авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Самира Хафизова, Илүзә Хәйдәрова һәм Самира Хәмәдъярова.
Эшкә урнаштыру ярминкәсендә барысы бергә 17 уку йорты, 30га якын эш бирүче предприятие-оешмалар катнашты. Алар 1500дән артык вакансия тәкъдим итте. Алар арасында «КАМАЗ», «Ремдизель», «Транстехсервис», «РИАТ», «Лента», «Хайер», «ЭССЕН ПРОДАКШН «ЭССЕН» кондитер фабрикасы», «Челны-Бройлер», Менделеевск шәһәреннән «АММОНИЙ» кебек эре предприятиеләр бар иде. Шунысы аеруча да куанычлы: эш эзләүчеләр актуаль тәкъдимнәр белән танышып кына калмыйча, урында ук әңгәмә узды һәм эшкә урнашу турында гариза язды.
Ярминкәләр фестивалендә студентлар һәм мәктәп укучылары потенциалны ачу, карьера планын төзү буенча мастер-классларда һәм эшлекле уеннарда да катнашты. Казан федераль университе филиалы студентлары ясалма дроннарны очыру мәйданчыгы да оештырган иде. Төрле утлар белән янып торган очкычны очырып карарга теләүчеләр дә күп булды.
«Мин 9нчы сыйныфта укыйм, әмма 10га калып, 11нче классны да авыл мәктәбендә укып бетерергә планлаштырам. Үземне киләчәктә автомеханик итеп күрәм. Машина һәм аның детальләрендә «казынырга» бик яратам. Бирегә Чаллыда булган уку йортлары белән танышырга дип килдем», — ди Теләнче-Тамактан Ибраһим Харисов. Аның дусты – Илназ Әхмәтов, киресенчә, 9нчы сыйныфны тәмамлыйм да, Чаллыга укырга киләм ди. «Минем ЧПУ системалы станокларны көйләүче буласым килә. Бу һөнәр турында күп укыдым, өйрәндем. Укып чыккач та, эш табарга җиңел булачагына ышанам. Хәзер бит эшче профессияләргә өстенлек бирәләр», — дип куя 9нчы сыйныфны тәмамлаучы Илназ.
«Бирегә без Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм Теләнче-Тамак авыллары, шулай ук Яңа поселогы мәктәпләрендә 9-11нче сыйныф укучыларын чакырдык. Алар бүгенге көндә нинди һөнәрләр кирәк, кайларда укырга керергә була, бюджет урыннарга эләгү өчен контроль баллар күпме булырга тиеш һәм башка шундый актуаль сорауларга җаваплар таба алачак. Мондый чаралар яшүсмерләр өчен аеруча да кирәк санала. Укучылар бит уку йортлары вәкилләре белән генә очрашып калмыйча, кабинетларда һөнәри юнәлешләр буенча махсус тестлар да үтә ала», — дип аңлата Яр Чаллы һәм Тукай районы буенча департаментының гражданнарны кабул итү бүлеге әйдәп баручы инспекторы Татьяна Наратова.
Ярминкә кысаларында укучылар заманча һөнәрләр белән таныштылар, белгечләрдән кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Мондый очрашулар балаларга киләчәктә үз юлларын дөрес сайларга һәм туган төбәгебез үсешенә өлеш кертерлек белгечләр булып җитешергә ярдәм итәчәк.
Чарадан ФОТОРЕПОРТАЖ МОНДА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев