Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

БДИ: биш фән буенча минималь баллар күтәрелде

Россия Мәгариф министрлыгы ведомство карамагындагы югары уку йортларына кабул итү өчен бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) буенча минималь балларны арттырды. Бу үзгәрешләр биш фәнгә кагыла. Әлеге хакта Мәскәү педагогика дәүләт университеты ректоры Алексей Лубков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, БДИның минималь үтү баллары Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә һәм быел кайбер фәннәр буенча алар узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда күтәрелгән.

Аерым алганда, информатика фәне буенча минималь балл бер пунктка арттырылып, 45кә җитте. Тарих буенча үтү чиге өч баллга күтәрелеп, 38не тәшкил итә. Математика һәм физика буенча минималь балл шулай ук берәр пунктка арттырылып, 40ка җиткерелде. Иң зур үзгәреш чит тел фәненә кагылды — минималь балл берьюлы биш пунктка арттырылып, 35кә кадәр җитте.

Шул ук вакытта биология, география, әдәбият, җәмгыять белеме, рус теле һәм химия фәннәре буенча минималь баллар үзгәрешсез калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев