Аттестат алу өчен ЕГЭда күпме балл җыярга кирәк
Быел Россия мәктәп укучыларына ЕГЭ нәтиҗәләре буенча аттестат алу өчен минималь баллар җыярга кирәк: рус теле буенча — кимендә 24 балл, ә математиканың база өлеше буенча «канәгатьләнерлек» (өчле) билгесе җитә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сенатор Айрат Гыйбатдинов хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, ЕГЭда билгеләнгән балл чикләре ике төп дәрәҗәгә бүленә: берсе — мәктәп аттестаты алу өчен, икенчесе — югары уку йортларына керү өчен. Аттестат алырга рус теленнән кимендә 24 балл җыю һәм математиканың база өлешеннән «өчле» билгесе алу җитә. Ә менә вузларга керү өчен таләпләр күпкә катгыйрак һәм югарырак.
Мәктәп программасын үзләштерүне раслау өчен фәнни һәм гуманитар фәннәр буенча минималь баллар түбәндәгечә билгеләнгән. Физика, химия һәм биологиядән кимендә 36 балл җыю кирәк. Профильле математика өчен бу күрсәткеч — 27 балл, информатикадан — 40 балл. Тарихтан 32 балл, географиядән 37 балл, җәмгыять белеменнән 42 балл таләп ителә. Әдәбият буенча минималь чик 32 балл булса, чит телләрдән кимендә 22 балл җыю җитә.
Сенатор ассызыклаганча, хәтта минималь баллар җыю да югары уку йортына керүне гарантияләми, шул исәптән түләүле бүлекләргә дә. Университетларда барыбер конкурс нигезендә сайлап алу дәвам итә.
Моннан тыш, ул абитуриентларның шәхси казанышлар системасына да игътибар юнәлтте. Югары уку йортлары имтихан нәтиҗәләреннән тыш, төрле уңышлар өчен өстәмә рәвештә 15 баллга кадәр өсти ала. Бу исемлеккә кызыл аттестат, ГТОның алтын билгесе, волонтерлык эшчәнлеге, олимпиадаларда җиңүләр һәм башка әһәмиятле казанышлар керә.
Гыйбатдинов сүзләренчә, гадәттә һәр казаныш өчен 5 баллга кадәр бирелә, ләкин төгәл шартлар вузга бәйле. Көндәшлек югары булган шартларда нәкъ менә шул өстәмә баллар бюджет урыннарына керүдә хәлиткеч роль уйный.
Чыганак: РИА Новости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев