Мәдәният

Тукай районында кич утырып такмак әйтешкәннәр

Күзкәй китапханәсендә «Хәтирә»леләр белән еш кына кич утырулар оештырабыз. Бу юлы әнкәйләребезнең шөгыле онытылмасын дип, йон, каба-орчыклар күтәреп килеп, кул эшенә җыелдык. Баксаң, традицияләребез онытылмаган икән әле. Кемдер йон язарга, икенчеләр йон эрләргә, калганнар бәйләмгә керештеләр. Уен-җырсыз нинди кич утыру инде ул? Ике гармунчыбыз уйный башлау белән, ​кич утыручыларыбыз шаян...

Күзкәй китапханәсендә «Хәтирә»леләр белән еш кына кич утырулар оештырабыз. Бу юлы әнкәйләребезнең шөгыле онытылмасын дип, йон, каба-орчыклар күтәреп килеп, кул эшенә җыелдык.

Баксаң, традицияләребез онытылмаган икән әле. Кемдер йон язарга, икенчеләр йон эрләргә, калганнар бәйләмгә керештеләр. Уен-җырсыз нинди кич утыру инде ул? Ике гармунчыбыз уйный башлау белән, ​кич утыручыларыбыз шаян такмаклар да, моңлы татар көйләрен дә җырлап җибәрделәр. Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар да әйтештек. Бер-беребездән бәйләү үрнәкләре дә өйрәндек. Уңышларыбыз да мактанырлык, Суфия Шәмсетдинова бәйләгән башмаклар теләсә нинди күргәзмәләргә куярлык. Кышкы озын кичләребез, «Бергә-бергә күңелле шул... » дип сизелми дә уза торалар, дип яза безгә Күзкәй авылыннан Тәнзилә Шәйхенурова.


Нет комментариев