Шушы көннәрдә Емельянов үзәге оештырган фәнни-эзләнү экспедициясе нәтиҗәләре буенча төшерелгән документаль фильм дөнья күрде. Аны иҗат итүгә Тукай районының фольклор коллективлары бәяләп бетергесез өлеш кертте.
Фильмны тәкъдим итү
Емельянов үзәгенең традицион керәшен костюмын өйрәнү буенча оештырылган фәнни-тикшеренү экспедициясе һәм Әлмәт шәһәрендә узган фәнни-гамәли семинары халык осталарының уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булды. Бу зур проектка Тукай районының керәшен иҗат коллективлары җитәкчеләре аеруча зур өлеш кертте. Аларның гамәли тәҗрибәсе һәм бай белеме ярдәмендә җыелган материаллар музей экспонатлары гына булып калмыйча, бүген дә дәвам итүче җанлы мәдәнияткә әйләнде.
Экспедиция барышында Тукай районының фольклор коллективлары җитәкчеләре һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар тикшеренүчеләр белән кием детальләренең исемнәрен яки тегү алымнарын гына уртаклашып калмады. Алар киемнәрнең эчке җанын һәм тирән мәгънәсен җиткерделәр: бәйрәмнәрдә костюмнарны ничек дөрес кияргә кирәклеген, аларны өлкәннәрдән кечеләргә ничек тапшырылуын һәм һәр чигү бизәгендә гаилә тарихы ничек укылганын сөйләделәр.

Әлеге җанлы сөйләмнәр, халыкчан хатирәләр нигезендә махсус документаль фильм төшерелде. Аның премьерасы 25 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» мәдәният үзәгендә узды. Тантаналы чарага Әлмәт, Зәй һәм Тукай районнарыннан кәрәшен традицияләрен күз карасыдай саклаучы мәдәният хезмәткәрләре һәм осталар җыелды. Милли мирасны саклауга керткән зур өлешләре, эчкерсезлекләре һәм гореф-гадәтләргә карата саклы мөнәсәбәтләре өчен Тукай районы коллективлары җитәкчеләре Емельянов үзәгенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Алар арасында Бордыдан Нурия Рамазанова, Мәләкәстән Людмила Адамова, Иштирәктән Гөлсинә Жиляева һәм Аулаш авылыннан Рая Филиппова да бар.
Титрларда фамилияләребезне күрү зур шатлык булды
Проектта катнашучы тукайлылар уртак хезмәт нәтиҗәсе белән чын күңелдән горурланалар һәм әлеге фильм тамашачы күңеленә юл табар дип ышаналар. Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева үз тәэсирләре белән уртаклашты: «Бу документаль фильмны без үзебез зур дулкынлану белән карадык. Премьерага Әлмәт, Зәй һәм безнең Тукай районыннан керәшен традицияләрен саклаучылар җыелган иде. Фильмның титрларында үзебезнең дә фамилияләрне күрү безнең өчен зур шатлык һәм горурлык булды. Бу — безнең көндәлек хезмәтне һәм әби-бабаларыбызның безгә калдырган мирасын югары дәрәҗәдә бәяләү билгесе».
Әлеге уңышлы төбәкара проект Тукай районы осталарының үз тамырларын онытмыйча, тарихны киләчәк буыннарга җиткерүдә никадәр зур роль уйнавын тагын бер кат исбатлады.
Фото/ Гөлсинә Жиляева


Нет комментариев