Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Конкурска гаризалар кабул ителә

Тукай муниципаль районы мәдәният бүлеге Илһам Шакиров исемендәге фестиваль-конкурс уздырлуны искә төшерә.

Катнашучыларның «Вокал», «Конферанс» номинацияләрендә чыгышлары түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнәчәк: кече (8-14 яшь); урта (15-21 яшь); өлкән (22-30 яшь), «Сынлы сәнгать» номинациясендә 8 яшьтән 20 яшькә кадәрге теләүчеләр катнаша ала. Гаризалар 10 майга кадәр оештыру комитеты сайтында кабул ителә: http://ligamchakirovfest.tilda.ws/, https://vk.com/chakirovtykai.

11-18 майда беренче этап узачак, анда жюри катнашучыларның электрон заявкалар буенча җибәрелгән видеоформаттагы конкурс эшләрен караячак. Фестиваль-конкурсның икенче этабы 20-21 майда Тукай районының Яңа поселогы мәдәният йортында узачак. Өченче этап-бүләкләү һәм бәйрәм Гала-концерты, ул 2023 елның июлендә узачак, анда җиңүчеләр оркестрга кушылып чыгыш ясаячак.

Һәр номинациядә һәм һәр яшь категориясендә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, шулай ук Тукай муниципаль районы башлыгының махсус бүләге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев