- Кияүгә чыкмадым. Бу - махсус туй күлмәкләре кибете өчен төшерелгән фотолар. Монда шәхси тормышым белән бернинди бәйләнеш тә юк. Бары тик реклама гына, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Ильвина.
Хәзерге вакытта җырчы апрельдә узачак өстәмә концертына әзерләнеп йөри. Хәтерләсәгез, Ильвинаның декабрь аенда "Түзә йөрәк" исемле тәүге концерты узган иде. Моңа кадәр эстрадада булмаган әлеге гаҗәеп тамашаны күпләр "Ел концерты" дип атады, кемдер хәтта "Татар җыры"н уздырды, дип сөйләде...
Нет комментариев