Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда ветераннар арасында оештырылучы «Балкыш» конкурс-фестиваленең олы концерты үтте.
Биредә бөтен республикадан килгән йөзләгән коллектив чыгыш ясады.
Тукай районы данын төрле авыл җирлекләреннән булган 13 коллектив яклады.
«Бүгенге концертта иң-иңнәр дип табылган артистларыбыз Казанда Гала-концертта чыгыш ясый алачак. Хәзер жюри әгъзаларының фикерен генә ишетергә кала. Безнең номерларга килгәндә, барысы да тиешле дәрәҗәдә узды. Бөтен коллектив та ныклап әзерләнеп килгән иде. Тел-теш тидерерлек булмады!», – дип аңлата Тукай районы ветераннар (инвалидлар) оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева.
Нет комментариев