Чаллы сәхнәсендә — «Апуш»лар: бал кортларыдай тырыш нәниләрнең зур уңышы
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында аеруча җылылык хөкем сөрде. Чөнки ул үзенчәлекле кунакларны — Казаннан килгән «Апуш» татар балалар театр студиясен кабул итте. Сәләтле нәниләр тамашачыга Айгөл Әхмәтгалиеваның «Тыз-быз» исемле әкият-спектаклен тәкъдим итте.
.jpeg)
Бу проект — балаларны сәхнә теле аша тәрбияләүгә юнәлтелгән зур һәм изге эш. Оештыручыларның, җитәкчеләрнең һәм укытучыларның хезмәте соклангыч. Өйдә бер баланы тәрбияләү өчен никадәр көч кирәклеген һәр ата-ана белә, ә монда — бер умарта бал кортлары кебек тынгысыз 30 бала! Аларның һәрберсен аякка бастыру, сәхнә серләренә төшендерү зур сабырлык һәм тырышлык таләп итә.
.jpeg)
Спектакльнең нигезендә яткан «Тыз-быз» пьесасының язылу тарихы да бик кызыклы. Ул Чаллы театры артисты, шул ук вакытта оста умартачы да булган Марсель Мөсәвиров белән бәйле.
— Марсель минем бүлмәгә кергәч, үзенең бал кортлары турында сөйләп, уйнап күрсәтте: кортлар ничек итеп икенче умарта ишеген шакыйлар, башкалары ничек итеп аларны кертмәскә тырышалар... Бу сөйләмнән илһамланып, әлеге мавыктыргыч «Тыз-быз» әкияте туды да инде, — дип истәлекләре белән уртаклашты Айгөл Әхмәтгалиева.
.jpeg)
Спектакльне карау өчен яшь чикләре юк кебек: балаларның ихлас уены тамашачыны беренче минутлардан “бөҗәкләр дөньясына” алып кереп китә. Сәхнәдә эшчән бал кортлары, ялкау “туганнары”, сакчылар һәм, әлбәттә, акыллы әни корт – барысы да табигый һәм ышандырырлык итеп гәүдәләндерелде. Тискәре геройлар – Шөпшә белән Божан, шулай ук керпе һәм тычкан маҗаралары җыр-бию аша мавыктыргыч формада ачылды. Ә адашкан Тыз-быз язмышы һәркемне борчылырга мәҗбүр итте.
.jpeg)
Сәхнә бизәлеше һәм костюмнар, җыр-биюләрнең оста башкарылуы аерым игътибарга лаек. Нәни генә булуларына карамасатан, барысын да җиренә җиткереп башкарды яшь артистлар.
Спектакльнең режиссеры, педагог һәм актриса Гүзәл Сибгатуллина сүзләренчә, бу “Апуш” студиясенең тәүге гастрольләре булган.
«Балалар бу көнне бик зарыгып көттеләр һәм ныклап әзерләнделәр. Спектакльдә 30 бала катнаша: иң кечкенәсенә — 4 яшь булса, иң зурысына — 9 яшь. Премьерасы Камал театрының яңа сәхнәсендә үткән иде, инде менә Чаллы тамашачысын да сөендерә алдык», - дип белдерде ул.
.jpeg)
“Апуш” студиясенең бу чыгышы – балалар иҗатының никадәр ихлас, көчле һәм өметле булуын тагын бер кат раслады. Нәни артистларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп, аларның яңа спектакльләрен көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев