Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли тәрбия

Кече Сабантуй үткәрдек

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Сәмәкәй авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә. Рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу безнең төп бурычыбыз булып тора.

Балаларны яклау көне уңаеннан “Зиләйлүк “балалар бакчасында үткән “Кече Сабантуй”бәйрәмендә катнаштык. Балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә эшләү,балалаларга милли тәрбия бирү безнең төп ,уртак бурычыбыз. Кечкенә дусларыбызны бәйрәм белән якыннан таныштырып, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләдек. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җырбию, котлаулар белән үрелеп барды. Сабантуйдагы ярышлар,үзгә һәм чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы,капчык киеп ,кашыкка йомырка салып йөгерүче балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле. Балалар да сынатмады, тырышып ярыштылар. Бәйрәмебез матур үтте, бар кешегә дә ошады.

Альфира Исхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев