Мәгариф

Тукай районында әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр уздырылды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Быел 9 нчы һәм...

"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр уздырылды.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Быел 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы укучыларның әти-әниләре, үз балаларыбызның хәлен үзебез татып карыйк дип, имтихан бирү пунктына юл тотты. Тукай районында бердәм дәүләт имтиханын тапшыру Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылды. 50 әти-әни, кулларына каләм белән паспорт тотып, металлодетектор аша үттеләр һәм тикшереп-карап торучыларның күзәтүе астында 40 минут буе тест биремнәре эшләделәр. Ә имтиханда барлыгы 15 сорау иде, шуның иң соңгысы - иҗади бирем, рус теленнән инша язу.

Әти-әниләр нинди хисләр кичергәннәр, барлык биремнәрне дә эшләп өлгерделәр микән һәм кайсы биремнәрдә аеруча кыенлыклар туган - боларны газета битләреннән укып белерсез.

Әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра акциясендә Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров та катнашты һәм барлык 15 биремне дә эшләп чыкты.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев