Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы укучылары робототехника буенча республикакүләм сайлап алу ярышларында беренче урынны яулады

14 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең 36нчы Яңа технологияләр лицей- интернатында Татарстанның JuniorSkills ярышларының "Мобиль робототехника" төренә сайлап алу туры үтте. Анда Татарстан Республикасының 28 районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән 67 команда катнашты. "10+" категориясендә чыгыш ясаган 39 команда арасында Биклән мәктәбенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче...

14 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең 36нчы Яңа технологияләр лицей- интернатында Татарстанның JuniorSkills ярышларының "Мобиль робототехника" төренә сайлап алу туры үтте. Анда Татарстан Республикасының 28 районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән 67 команда катнашты. "10+" категориясендә чыгыш ясаган 39 команда арасында Биклән мәктәбенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар - Нияз Сәрвәров (5 кл.) һәм Артур Хәйруллин (6 кл.) - V урынны, ә "14+" категориясендә - Алмаз Якупов (10 кл.) һәм Ринас Нуриев (8 кл.) - 28 команда арасында I урынны алды (тренерлары Ренат Якупов).

Чарада катнашучылар роботны җыелган килеш алып бара, ә менә аны эшләтүче махсус программа урында язылырга тиеш. Ярышның шартлары мондый: робот, "товарларны" алу зонасына килеп, ике төрдәге - куб һәм цилиндр формасындагы 4 төрле төстәге - товарны ике минут эчендә "складтагы" тиешле урынга (жирәбә аша билгелә) илтеп куярга тиеш. Цилиндр формасындагы товарны аскы киштәгә, куб формасындагысын өскесенә куярга кирәк. Товарларның төсләре, урнашу тәртибе, формалары алдан билгеле түгел. Робот, товарны тапкач, үзе ярыш шартлары буенча таләп ителгән урынга урнаштырырга тиеш.

1-3нче февральдә Казан шәһәрендә узачак алдагы этап ярышында Алмаз белән Ринаска уңышлар телибез, дип хәбәр итә Лилия Якупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев