Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукай районы чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан мәсьәләсен хәл итә

1 февральгә, райондагы барлык унберенче сыйныф укучыларының кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырасы билгеле булырга һәм мәгълүмат базасында теркәлергә тиеш. Узган еллардагы кебек үк, имтиханнарның икесе - математика һәм рус теленнән мәҗбүри, калган фәннәрне укучы үзе сайлый. Сайлап алына торган предметларның саны чикләнмәгән, теләге булган кеше 14 фәннән дә сынау...

1 февральгә, райондагы барлык унберенче сыйныф укучыларының кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырасы билгеле булырга һәм мәгълүмат базасында теркәлергә тиеш. Узган еллардагы кебек үк, имтиханнарның икесе - математика һәм рус теленнән мәҗбүри, калган фәннәрне укучы үзе сайлый. Сайлап алына торган предметларның саны чикләнмәгән, теләге булган кеше 14 фәннән дә сынау тапшыра ала. Быел районда 83 бала бердәм дәүләт имтиханы, 305 бала төп дәүләт имтиханы бирәчәк.

БДИга әзерлек - бишенче сыйныфтан

ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән брифингта хәбәр ителгәнчә, республикада БДИ тапшыручылар саны соңгы өч елда кимүгә бара. 2015 елда алар 18 меңнән артык булса, 2016да - 16,5 мең, 2017 елда исә 14,5 мең булыр дип көтелә. Районда 2015 елда - 95, 2016да 98 укучы БДИ биргән, быел базага, әйткәнебезчә, 83 бала кертелгән.

Унберенчеләр дә, тугызынчы сыйныфлар да дәүләт имтиханнарын узган еллардагы кебек үк аерым пунктларда - махсус сайланган мәктәптә тапшырачак. Аларда, һәрвакыттагыча, металлорамка, видеокүзәтү эшләячәк.

Республикада, гомумән алганда, имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсе күтәрелде, дип билгеләп үтелде видеоконференциядә. Иң түбән баскычны үтә алмаучылар саны кимегән, баллар саны арткан, 100 балл җыючылар да 105тән 135кә күтәрелгән. Узган ел БДИ биремнәрен имтихан узган аудиториядә бастырып тарату системасы гамәлгә кертелә башлаган иде. Быел бу ысул 12 пунктта кулланылырга тиеш. Алга таба тулаем шушы системага күчү күздә тотыла.

Хәзер БДИны татарча да бирергә була. Биремнәр моның өчен махсус тәрҗемә ителә. Ләкин, район мәгариф идарәсендә белдерүләренчә, авыл мәктәпләрендә татарча укысалар да, бездә әлегә сынауны татарча бирергә теләк белдерүче юк.

Әле берничә ел элек, бердәм дәүләт имтиханы системасына күчеп кенә барган чорларда, укучыларда һәм алар белән бергә әти-әниләрендә дә БДИга карата тискәре караш булса, хәзер балалар аңа күнегеп баралар, шунсыз мөмкин түгеллеген аңлыйлар. Мәктәптә дә кечкенә сыйныфлардан ук шул юнәлештә эшлиләр.

- Без бишенчедән үк һөнәр сайлау, шуңа бәйле рәвештә дәүләт аттестациясен үтү турында сөйләшә башлыйбыз. Укучылар 8-9 сыйныфларда инде үзләренең киләчәк юлын билгели. Шуннан чыгып, тугызынчыдан соң мәктәптә калыргамы, яисә һөнәри уку йортына барыргамы икәнен дә хәл итә, - ди Мәләкәс урта мәктәбенең математика укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Солдатова.

Дәүләт имтиханнарында югалып, каушап калмас өчен хәзер укучыларга сынауларны алдан тапшырып карау мөмкинлеге бирелә. Яңа ел алдыннан, мәсәлән, район мәктәпләренең 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары рус теле һәм математика буенча тестлар үтте. Сынау нәкъ чын имтихандагыча барды: тугызынчылар Круглое Полега, унберенчеләр Яңа поселогына бардылар. Шул ук металлорамкадан үтеп керделәр, биремнәрне видеокүзәтү астында эшләделәр. Гыйнвар аенда сайлап алу фәннәре буенча шундый ук шартларда «имтихан» тапшырдылар. Теләүчеләрдән әле март аенда да имтихан алып карау планлаштырыла. Алдан сынаулар түләүле булуга карамастан, белемнәрен тагын бер мәртәбә сынап карау өчен укучыларның күпчелеге теләк белдергән. Аннары, нәтиҗәләргә карап, һәр мәктәп, һәр методберләшмә һәм, әлбәттә инде, укучылар үзләре өстәмә шөгыльләнә.

Унберенчеләрнең карары анык һәм төгәл

Балалар бүген дәүләт имтиханнарына ничек әзерләнә, психологик яктан нинди кыенлыклар кичерә - Мәләкәс урта мәктәбенең тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары белән шул хакта сөйләштек.

Мәктәпнең унберенче сыйныфында дүрт кыз гына белем ала. Тугызынчыны тәмамлаганда 12 бала булганнар, күпчелеге һөнәри уку йортына киткән. Директор урынбасары Татьяна Солдатова кызларның һәрберсенә бик уңай характеристика бирә, тырыш, максатчан булуларын билгеләп үтә. Снежана Петухова киләчәген медицина өлкәсе белән бәйләргә ниятли. Теш яки күз табибы буласым килә, ди ул. Имтихан бирү өчен өстәмә фәннәр итеп биология һәм химияне сайлаган. Консультацияләргә йөрим, репетиторлар белән эшлим, үземә ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк, дигән максат куйдым, ди Снежана. Лиана Умнованың максаты шулай ук медицина өлкәсе буенча китү. Виктория Савдирякованың хыялы - КФУның рус филологиясе факультетына керү.

- Миңа телләр җиңел бирелә. Шуңа күрә булачак һөнәрем итеп тә шул юнәлешне сайларга телим, - ди ул.

- Валерия Михайлова исә бик тә иҗади шәхес. Бер генә мәдәни чара да аннан башка узмый, музыка, хореография белән шөгыльләнә. Ул мәдәният институтын сайлады. Бүген дә әле Казанга ачык ишекләр көненә китте, - дип кызга бәяләмә бирде Татьяна Павловна.

Имтиханнарны алдан биреп карауның файдасы бик зур, психологик каршылыкларны үтәргә нык ярдәм итә, дип белдерәләр кызлар. Нәтиҗәләргә килгәндә, алдан сынауда математикадан яхшы баллар җыйганнар унберенчеләр, сайлап алган фәннәрдән күрсәткечләр уртачадан югарырак булган.

Тугызынчыларда психологик яктан курку көчлерәк

Мәктәпнең тугызынчы сыйныфында исә 16 укучы белем ала. Унберенчеләрдә имтиханнарга олыларча караш, бар җитдилеген тою өстенлек итсә, тугызынчыларда исә беренче чиратта психологик яктан курку сизелә. Егет-кызларның 6сы унберенчегә барам, дип белдерә. Район мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, быел тугызынчыларга математика һәм рус теленнән тыш, тагын ике фәнне сайлау мәҗбүри итеп куелган. Ләкин аларның нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясамаячак. Мәләкәслеләр беренче мәртәбә видеокамералар астында имтихан биреп карауны, чыннан да, мораль яктан бик авыр булды, диләр. Үсмерләр киләчәктә кайсы юлдан китәселәрен, нигездә, анык беләләр. Күпчелеге әйтергә дә кыенсынмый. Анжелика Карамзина физкультура буенча китәм, ди. Андрей Мейер, Роберт Мартемьянов автомеханика техникумында электрик һөнәрен үзләштерәчәкбез, аннары югары белем алачакбыз, диләр.

- Болар - әти-әниләренең шәхси хуҗалыкларында үзләрен сынаган егетләр, куллары эш белә, - дип өсти Татьяна Павловна алар турында. Антонина Васильева шулай ук әлеге техникумны, бухгалтер белгечлеген сайлаган. Даниил Пантелеев, унберенче сыйныфтан соң, КФУда инженерлык белгечлеге алырга ниятли.

Тугызынчы сыйныфларга сайлап алына торган фәннәрне 1 мартка кадәр тәгаенләргә кушылган. Ләкин күпчелек укучы инде карарын күптән кабул иткән. Шунысы да мөһим, без киләчәктә кайсы юлдан китәчәгебезне үзебез генә хәл итмәдек, укытучыларыбыз, әти-әниләребез белән киңәшләшеп эшләдек, диләр чыгырылыш сыйныф үсмерләре. Ә юллар чатында торганда өлкәннәр сүзе аерата кирәк.

Фото:

1) Тугызынчылар да беренче зур сынауга әзерләнә.

2) Мәләкәс мәктәбенең унберенчеләре директор Сәрия Шагалиева белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев