Татарстанда физика, математика, информатика һәм химия укытучыларына акчалата премияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертергә җыеналар. Яңа тәкъдимнәр буенча премия алучылар санын арттыру һәм берничә категориядә түләү күләмен билгеләү күздә тотыла. Карар проектлары хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Физика һәм математика укытучыларына 344 828 сум күләмендә 190 премия бирү тәкъдим ителә. Яшь укытучылар өчен 275 862 сумлык 50 премия каралган. Шулай ук физика-математика түгәрәкләрен алып баручы педагоглар өчен аерым категория булдырылачак. Аларга 103 448 сум күләмендә 301 премия бирү планлаштырыла.
Физика һәм химия укытучылары өчен 345 мең сумлык 155 премия каралган. Ә яшь педагоглар бу категориядә 288 мең сум күләмендә 50 премия ала алачак.
Премиягә дәгъва итүчеләрнең рейтинг исемлекләре дә яңартылачак. Алардагы урыннар саны яңа түләүләр күләменә туры китереп арттырылачак.
Әлеге премияләр Татарстанның дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә эшләүче укытучыларга бирелә.
Нет комментариев