Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә укучылар өчен кышкы каникулларны 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр үткәрергә киңәш итте. Бу хакта РИА Новости ведомство мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Мәктәпләр каникул вакытын билгеләгәндә министрлык тәкъдимнәрен исәпкә ала яки үз уку графигын төзи ала. Шул ук вакытта төбәкнең үзенчәлекләрен, милли-мәдәни традицияләрне һәм алдан планлаштырылган чараларны да күз уңында тотарга кирәк.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, кышкы каникуллар, гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килә. Бу чор балалар өчен гаиләләре белән бергә булу, ял итү һәм яңа уку чорына көч туплау мөмкинлеге булып тора.
Нет комментариев