Махсус хәрби операциядә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләренең һәм кайбер башка ведомство хезмәткәрләренең балалары Россия мәктәпләренә чираттан тыш кабул ителәчәк. Бу хакта РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгы боерыгына сылтама белән хәбәр итә.
Бу хокук махсус хәрби операциядә, Россиягә кораллы һөҗүмне кире кайтарганда, шулай ук дәүләт чигендә һәм махсус операция үткәрелә торган районнарга якын урыннарда булган кораллы провокацияләр вакытында алган җәрәхәтләрдән, сәламәтлеккә зыян килүдән яки авырудан вафат булган хезмәткәрләрнең балаларына биреләчәк.
Моннан тыш, Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары балалары да мәктәпкә беренче чиратта кабул ителәчәк. Бу хокук әлеге исемнәргә лаек булган, әмма вафат яки һәлак булган кешеләрнең балаларына да кагыла, диелә Россия Мәгариф министрлыгы боерыгында.
Нет комментариев