Лаеш районының «Инноватика» күппрофильле лицеенда «Без бергә!» исемле төбәкара класс җитәкчеләре форумы үтте. Әлеге чарада Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 200дән артык педагог, шул исәптән Тукай районы вәкилләре дә, тәрбия эшендәге актуаль мәсьәләләрне тикшерү һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен бергә җыелды.
Форумның төп максаты — класс җитәкчесенең социаль һәм һөнәри статусын күтәрү, укытучылар арасында хезмәттәшлекне үстерү. Чарада Тукай районыннан Яңа һәм Круглое Поле поселоклары, Түбән Суыксу, Кече Шилнә, Сәмәкәй һәм Боерган мәктәпләре укытучылары актив катнашты.
Программа кысаларында интерактив мәйданчыклар һәм методик хәрәкәт секцияләре оештырылды. Педагоглар алдында Мәскәүдән, Марий-Элдан, Удмуртиядән һәм Татарстаннан килгән спикерлар чыгыш ясады. Алар арасында «Россия – страна возможностей» платформасының «ТопБЛОГ» амбассадорлары, Россия блогерлар Советы әгъзалары, Яңа медиа үзәге резидентлары, Учи.ру спикерлары, РенТВ каналының «Невероятно интересные истории» тапшыруы экспертлары, шулай ук «Классная тема!», «Вклад учителя», «Воспитать человека», «Голос истории», «Медиапедагог года» бәйгеләре җиңүчеләре һәм Педагогик стендап лигасы президентлары бар иде.

Катнашучылар сыйныф коллективлары белән эшләүнең заманча алымнарын өйрәнделәр һәм үз иҗади проектлары белән уртаклаштылар.
Нет комментариев