Тукай районының Яңа поселогында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә көн саен үз өлешен керткән укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф системасы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бүген районның мәгариф өлкәсендә 435 педагог хезмәт куя, аларның 84е — яшь белгечләр.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев үзенең котлау чыгышында мәктәп директоры булып эшләгән елларын искә алды. Нәкъ менә шуңа күрә дә педагог хезмәтенең үзенчәлекләрен яхшы белүен ассызыклап, укытучылар хезмәтен югары бәяләвен билгеләп үтте ул. Моннан тыш, аның тормыш иптәше дә 25 ел гомерен мәктәптә эшләүгә багышлаган.
— Без республика Хөкүмәтенә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевичка, Дәүләт Советына, Мәгариф министрлыгына, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимировичка милли проектларны тормышка ашырулары, мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрүләре өчен бик рәхмәтле. Бүген шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында аерма юк — аларның матди-техник базасы бер үк дәрәҗәдә югары җиһазландырыла.
Соңгы ике елда без алты мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт үткәреп, аларны тулысынча җиһазландырдык. Боларның барысы да киләчәк буын өчен, белем бирү сыйфатын күтәрү һәм педагоглар өчен лаеклы шартлар тудыру максатыннан эшләнә. Илебезнең киләчәге — сезнең кулларда! Балаларга нинди белем бирүегез, аларны ничек тәрбияләвегез — барысы да сездән тора. Һәм сез моны көн саен эшлисез. Сездә күпме сабырлык, осталык һәм тәҗрибә! Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, — дип мөрәҗәгать итте залда утыручыларга Камил Нәҗмиев.

Бәйрәмдә мәгариф системасының 40ка якын хезмәткәре бүләкләнде. Алар арасында хезмәт ветераны, Иштирәк авылындагы «Миләүшә» балалар бакчасының элекке мөдире Ләйсирә Мулланур кызы Закирова да бар. Аңа дәүләт бүләге — «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды. Ләйсирә Мулланур кызы гомеренең 39 елын педагогикага багышлаган. Ул авыл җирлегендә баш бухгалтер, авыл Советы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, соңрак туган Иштирәгендә балалар бакчасы мөдире вазифасын башкарган.

Бүләк тапшырылганнан соң Ләйсирә Мулланур кызы үзенчәлекле бер факт белән дә уртаклашты: аның тормыш иптәше дә укытучы. Инде 45 ел дәвамында алар бер-берсенә терәк булып, уртак һөнәрләренә мәхәббәт белән, кулга-кул тотынышып яшиләр. Гаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Педагогларга бәйрәм кәефен яраткан артистлар бүләк итте. Укытучылар өчен бәйрәм сәхнәсендә Илзирә Ибраһимова, Рамил Вадигуллин, Хәят, Эдуард Вәлиев, Лиана Самойлова, Анжелика Пономарева, «Сандугач» вокаль коллективы, шулай ук «Яшьлек» һәм «Радуга» хореография коллективлары чыгыш ясады.

Артистларның чыгышлары укытучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Бәйрәм барлык җырчылар бергәләп башкарган Укытучылар гимны белән тәмамлады. Залдагы һәркемне педагогларга карата ихтирам һәм рәхмәт хисе берләштерде.
Нет комментариев