Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Венера Ганиева Әлфия Авзалова турында: “Гадилектә – даһилек“

Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага, даһи җырчы Әлфия Авзалова турында хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле, дип мөрәҗәгать иттек. - Татар халкы өчен бу гаять зур югалту... Ул безнең һәммәбез өчен дә маяк иде һәм үрнәк булуын һаман да дәвам итә... Әлфия апаның иҗаты белән сокланмаган кеше юктыр ул. Мин аның бригадасы...

Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага, даһи җырчы Әлфия Авзалова турында хатирәләрегез белән уртаклашыгыз әле, дип мөрәҗәгать иттек.

- Татар халкы өчен бу гаять зур югалту... Ул безнең һәммәбез өчен дә маяк иде һәм үрнәк булуын һаман да дәвам итә... Әлфия апаның иҗаты белән сокланмаган кеше юктыр ул. Мин аның бригадасы составында концертларда, юбилейларында катнаша идем. Ялгышмасам, 50 яшьлек юбилее иде. Мәскәүдә Кремльдә концертлар залында зур концерт булды. Менә шунда минем күзләрем ачылды, менә шунда мин Әлфия апаның халык мәхәббәтен тулысынча яулаган артист икәнлеген күрдем. Татар халкының Әлфия апасы булу - ул зур горурлык. Аны һәрчак көчле алкышларга, тау кадәр чәчәкләргә күмәләр иде. Тик беркайчан да масаю булмады. Гадилектә - даһилек. Менә бу сүзләр Әлфия апа турында. Ул Шәхес иде һәм Шәхес булып калачак та. Аллаһ аңа урынны Фирдәвес бакчаларында насыйп итсен. Ул безнең һәммәбезнең дә күңелендә мәңге калачак. Аның җырлары яшәячәк. Әлбәттә, без хәзер Әлфия апа иҗатына аеруча басым ясаячакбыз, репертуарын өйрәнәчәкбез. Әлфия апа җырлары яшь буында яшәргә тиеш, - диде Венера Ахатовна "Якты юл" газетасы хәбәрчесенә.

Фото Youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев