Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукайлыларның яраткан җырчысы Люция Мостафина Әлфия Авзалова турында истәлекләре белән уртаклашты

"Шул хәтле нык ярата, хөрмәт итә идем мин аны. Вафат булуы турындагы хәбәрне бик тетрәнеп кабул иттем. Әлфия Афзалова репертуарындагы җырларны бик яратам, һәрдаим җырлыйм. Чаллы шәһәренә концерт белән килгәч, әле үзенә дә әйткән идем. Чып-чын гади итеп, үз күршесе белән сөйләшкәндәй "Маладис" дигән иде. "Сагындыра шул чакта" дигән җырын...

"Шул хәтле нык ярата, хөрмәт итә идем мин аны. Вафат булуы турындагы хәбәрне бик тетрәнеп кабул иттем. Әлфия Афзалова репертуарындагы җырларны бик яратам, һәрдаим җырлыйм. Чаллы шәһәренә концерт белән килгәч, әле үзенә дә әйткән идем. Чып-чын гади итеп, үз күршесе белән сөйләшкәндәй "Маладис" дигән иде. "Сагындыра шул чакта" дигән җырын башка артистлар бик башкармый, мин исә аны аеруча яратып башкара идем, хәзер дә телдән төшми. Бик ачы язмышлы иде Әлфия Афзалова, аның белән якыннан аралашканым булмаса да, китабын укып, башка язмалар укып, авыр тормышыннан хәбәрдар. Шул язмыш та аның күңеленә тирән моң салгандыр..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев