Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районына концерт белән килгәндә Әлфия Авзалова Кифая апаларда туктала торган булган

Яңа Бүләк авылыннан Кифая апа Әхмәтҗанова татар халкының легендар җырчысының үлемен редакция хәбәрчесеннән ишетте: - Иии, урыннары оҗмах түрендә булсын. Миндә бик еш кунак була торган иде, бик озак сөйләшеп утыра торган идек. Илһам Шакиров Әлфия Афзалованы бары миндә генә кундырды, шуңа һәр килүендә әзерләнеп көтеп тора идем мин аны....

Яңа Бүләк авылыннан Кифая апа Әхмәтҗанова татар халкының легендар җырчысының үлемен редакция хәбәрчесеннән ишетте:

- Иии, урыннары оҗмах түрендә булсын. Миндә бик еш кунак була торган иде, бик озак сөйләшеп утыра торган идек. Илһам Шакиров Әлфия Афзалованы бары миндә генә кундырды, шуңа һәр килүендә әзерләнеп көтеп тора идем мин аны. Авылдашыбыз Илһам турында да истәлекләрен сөйли иде Әлфия Афзалова: "Илһамга, мине генә аласы инде сиңа, диям, багажнигың зур, ди". Шулай әллә шаярып, әллә чынлап әйтә иде. Ятимлектә үсүе, ничек итеп ике кыз үстерүе, тәрбиягә бала алуы турында да сөйли иде. Бик шаян, үтә дә гади иде инде, урыны оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев