Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Сабантуйларына нинди йолдызлар килә? Нинди шоу-программа әзерләнә?

Тукай районының милли бәйрәме - Сабан туе 1 июль, шимбә көнне, Кызыл Байрак авылында үткәрелә. Бәйрәмдә районыбызның фольклор коллективлары, вокал һәм хореографик ансамбльләре чыгышы көтелә. Шулай ук мәртәбәле кунакларның килүе дә, милли көрәш, уен-көлке, төрле спорт чаралары да каралган. Моннан тыш районыбызда быел Бриллиан т туйларын билгеләп үтүче күркәм парларның...

Тукай районының милли бәйрәме - Сабан туе 1 июль, шимбә көнне, Кызыл Байрак авылында үткәрелә. Бәйрәмдә районыбызның фольклор коллективлары, вокал һәм хореографик ансамбльләре чыгышы көтелә. Шулай ук мәртәбәле кунакларның килүе дә, милли көрәш, уен-көлке, төрле спорт чаралары да каралган. Моннан тыш районыбызда быел Бриллиан т туйларын билгеләп үтүче күркәм парларның парады, аларны олылау һәм бүләкләр тапшыру чарасы да планлаштырылган.

Авылларда үтәчәк Сабан туйлары нәрсәсе белән кызык булачак соң?

Күзкәй авылындагы Сабан туе 1 июль көнне сәгать 12дә булачак. Анда популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның килүе көтелә.

1 июль көнне сәгать 15:00дә Яңа поселогында үтәчәк Сабантуйга Чаллы артистлары килүе планлаштырыла.

Калмия авылындагы Сабан туе 2 июль көнне сәгать 10да булачак. Анда Казан йолдызлары - Альбина Апанаева белән «Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясовның килүе көтелә.

1 июль көнне сәгать 15:00дә Мусабай-Завод авылында үтәчәк Сабан туе бәйрәме дә кызыклы очрашуларга, матур вакыйгаларга бай булачак. Казаннан монда «Сорнай» ансамбле солисты Ильмир Ямалов һәм аның иҗатташ дуслары килүе планлаштырыла. Әле тагын үзенә күрә бер бәйрәм - Бәлеш-шоу да үткәрергә карар иткәннәр. Анда ниләр оештырылачак? Бәлеш белән мусабайлылар нинди конкурслар үткәрәчәк - бәйрәмдә генә билгеле булачак. Килми калмагыз!

Иске Абдул авылында Сабан туе 2 июль көнне сәгать 10да уздырыла. Монда да Казан артистлары килүе планлаштырыла.

Елдагыча матур һәм киң масштаб белән үтә торган Сабантуй - быел да Сәет авылында үтәчәк. Бәйрәмне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры Фәнил Салихов алып барачак. Моннан тыш популяр җырчылар, алар арасында Фидан Гаффаровның, шулай ук татар эстрадасының күп кенә танылган артистлары килүе планлаштырыла. Төрле уеннар, милли көрәш тә программада каралган. Җиңүчеләргә иганәчеләрдән кыйммәтле бүләкләр дә булачак. Сабантуйдан соң, күк йөзен матур салют бизиячәк. Бәйрәм 1 июль көнне сәгать 18:00дә башлана.

Милли бәйрәмебез - Сабантуйларына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев