Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Калмия авылында Нәүрүз бәйрәме узды

Калмия авылында яз бәйрәме - Нәүрүз узды. Әлеге чараның зур кунагы, әлбәттә, Нәүрүзбикә. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Бәйрәм искиткеч мавыктыргыч булды. Балалар мәдәният йорты рәисе Ләйсирә апалары Сәхипгәрәева оештырган кызыклы уеннарда катнаштылар, үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Урам сабыйларның шат авазыннан яңгырап торды. Без,...

Калмия авылында яз бәйрәме - Нәүрүз узды. Әлеге чараның зур кунагы, әлбәттә, Нәүрүзбикә.

Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде. Бәйрәм искиткеч мавыктыргыч булды. Балалар мәдәният йорты рәисе Ләйсирә апалары Сәхипгәрәева оештырган кызыклы уеннарда катнаштылар, үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Урам сабыйларның шат авазыннан яңгырап торды. Без, өлкәннәр, үзебез дә бер мәлгә сабый чакка кайткандай булдык, көлешә-көлешә уеннар, ярышларда катнаштык. Ярышып арыгач, күзләре шатлыктан балкыган сабыйлар өчен Ләйсән апалары Салихова тәмле коймак пешереп алып чыкты. Гөлбостан апа Гараева да оныгы артыннан тәмле беленнәр пешереп җибәргән. Рәхмәт аларга. Балаларга бу сый бик тәмле, тансык булды. Һәр балага бәйрәм күчтәнәче итеп бүләкләр дә бирелде. Бәйрәмнән бик канәгать булып таралыштык, дип яза безгә Калмия авылы китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев