Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Биклән авылында театр бәйрәме булып узды

7 март көнне Биклән авылы мәдәният йорты шыгрым тулы булды. Монда театраль тамаша күңелле, зур бәйрәм төсмерен алды. Мондый бәйрәм оештыруның сәбәпләре бар иде. Беренчедән, март аенда халыкара театр көненә багышлап, гасырдан артык тарихы булган татар театрын искә алу булса, икенчедән, Биклән авылы мәдәниятен үстерүгә чирек гасыр гомерен багышлаган Илдус...

7 март көнне Биклән авылы мәдәният йорты шыгрым тулы булды. Монда театраль тамаша күңелле, зур бәйрәм төсмерен алды. Мондый бәйрәм оештыруның сәбәпләре бар иде. Беренчедән, март аенда халыкара театр көненә багышлап, гасырдан артык тарихы булган татар театрын искә алу булса, икенчедән, Биклән авылы мәдәниятен үстерүгә чирек гасыр гомерен багышлаган Илдус Абдуллинны хөрмәтләү иде.

Бәйрәмне алып баручы - актив үзешчән артисткабыз Гөлнур Гыймадиева тамашачыларны башта татар театрынынңтарихы белән кыскача таныштырды.

1906 елнын 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен татарча спектакль уйнала. Бу елларда авыр шартларда театр оештыру зур фидәкарьлек сорый торган эш була. Тамашачылар игътибарына татар театрын оештыручыларның берсе булган күренекле драматург Г. Камалның шул чорны чагылдырган «Беренче театр» спектакле тәкъдим ителде.

Аннан соң төрле спектакльләрдән өзекләр җырлы мизгелләр белән чиратлашып бардылар. Үзешчән артистларыбыз: Мирза һәм Гөлнур Гыймадиевлар, Ирек һәм Раушания Гимазиевлар, Асия Фазуллина, Абдулла Гыймадиев һ.б., үз рольләрен бик оста башкарып, безне тылсымлы театр дөньясына чумдырдылар.

Г. Камалның «Банкрот», К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» һәм «Казан сөлгесе» спектакльләреннән өзекләрне дә бик кызыксынып карадык. Җырчыларыбыз: Рәдиф Сираев, Рәйсә Ганиева, Мирза Гыймадиев, Гөлнара Зыятдинова, Рим Гыйлметдинов, Айрат Мөбәрәкшиннарның матур тавышлары күңелләребезне моңга күмде. «Хәтфә» фольклор ансамбле башкаруындагы «Тула басу өмәсе» күренеше дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Алып баручы шул арада Биклән авылында театр сәнгатенә тартылу көчле булуын, бик күп спектакльләр куелуын сөйли. Менә аларның кайберләре (барысын да атап китү мөмкин түгел): К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» һәм «Казан сөлгесе», Ш. Камал «Хаҗи әфәнде өйләнә», М. Кәрим «Кыз урлау» һәм «Тун ачуы», Г. Зәйнәшева «Гайфи бабай, өйлән давай» һәм «Күктән төшкән кияү», Р. Батулла «Ак күгәрченнәр» һәм «Кичер мине, әнкәй» һ.б. спектакльләрне авыл тамашачысы гына түгел, күрше авыллар, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Минзәлә тамашачысы да бик яратып кабул итте. 1980 елда Биклән театрына халык исеме бирелә.

Аннан соң тамашачыны алып баручы төрле елларда спектакльләрдә уйнаган артистларны атап чыкты (алар бик күп, бу язмада санап чыгып булмый), аларга рәхмәт белдерде.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле җитте. Сәхнә түренә Биклән авылы мәдәниятенә 25 елдан артык хезмәт итүче, Тукай районы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән Илдус Абдуллович Абдуллин чакырылды.

Илдус абый 1995 елдан Биклән мәдәният йортында режиссер булып эшли башлый. Ул режиссер гына түгел, ул үзе үк актер да, гармунчы, «Хәтфә» фольклор ансамбле җитәкчесе дә, грим салучы, декорацияләрне үз куллары белән ясаучы, матур итеп афишалар язучы, бик күп рәхмәт хатлары, грамоталарга лаек булган, шул исәптән шул исәптән Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның «2013 елда Казан шәхәрендә үткәрелгән 27 нче бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләү hәм үткәрү өчен» медале белән бүләкләнгән, 62 ел гомерен мәдәнияткә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ул Илдус Абдуллин!

Сәхнәгә Тукай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангалиевна Җәббарова, Биклән авылы җирлеге башлыгы Мансур Шакирҗанович Сәхбиев, авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Минхаматовна Фазуллина, Биклән мәдәният йорты директоры Рүзилә Равилевна Костина күтәрелде. Аларның һәрберсе Илдус Абдулловичны 80 яшь тулуы белән тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук Тукай районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм Тукай районы мәдәният бүлегенең мактау грамотасы тапшырылды. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Илдус абыйга алга таба да ныклы сәламәтлек, Фәния апа белән тигез гомер, яшәү дәрте, көче булып, бикләнлеләрне шатландырып яшәсен дигән теләктә калабыз, дип хәбәр итте безгә Биклән авылыннан Римма Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев