«Сәйдәшев исәмендәге авыл хуҗалыгы» предприятиесе яшьләре «Безнең заман»ны яулый
Мәдәният

«Сәйдәшев исәмендәге авыл хуҗалыгы» предприятиесе яшьләре «Безнең заман»ны яулый

Яр Чаллы шәһәрендә эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIV ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона туры тәмамланды. Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган бу чара ике көн эчендә автокаланы зур мәдәни үзәккә әйләндерде. Фестивальнең гала-концерты «КАМАЗ» мәдәният сараенда узды.

Конкурста Тукай районы данын «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре яклады

 

Биредә «Музыка», «Хореография» һәм «Минута славы» номинацияләрендә иң яхшы номерлар гына тәкъдим ителде. Шунысы үзенчәлекле: сәхнәдә профессиональ артистлар түгел, ә кичә генә завод станоклары артында торган, яисә бухгалтерлык исәп-хисапларын алып барган яки кырларда хезмәт куйган егетләр һәм кызлар иде.

Әлеге мәртәбәле конкурста безнең район данын «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре яклады.

Предприятиенең бухгалтеры Чулпан Сафина, шулай ук көндәлек тормышта трактор һәм комбайн штурваллары артында хезмәт куючы игезәк бертуганнар — механизаторлар Ильмир һәм Илнур Габидуллиннар тамашачыларны таң калдырды. Алар үзләренең һөнәрдә генә түгел, сәхнәдә дә чын оста икәнлекләрен исбатлап, мактаулы II урынны яуладылар! Бу уңыш аларга Казанга, Суперфиналга катнашу хокукын бирде.

Чулпан Сафина, «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы» предприятиесе бухгалтеры:

«Чаллы зонасыннан Казанга үттек. Фестиваль, һәрвакыттагыча, бик күңелле узды. Мин беренче ел гына катнашмыйм. Яхшы һәм дустанә атмосфера. Күпкырлы талантлар бик күп. Кемнәндер нәрсәгәдер өйрәнәсең, аласың. Жюриның фикер алышуында дә булдык. Алар безгә җитешсезлекләрне, нәрсәләр өстендә эшләргә кирәклеген әйттеләр. Анысы да кирәк. Аннары сорауларга да җавап бирәләр. Мин исә «Урманнарда йөрдем» дигән җыр белән чыгыш ясадым».

Чулпан Сафина, Ильмир һәм Илнур Габидуллиннар мактаулы II урынны яулады

 

Ильмир Габидуллин, «Сәйдашев исемендәге авыл хуҗалыгы» предприятиесе механизаторы:

«Игезәгем Илнур белән "Безнең заман" фестивалендә катнашып кайттык. "Гомерне ашыктырабыз бугай" дигән композиция белән чыгыш ясадык. Фестиваль һәр елны шаккатыра: ул ут дисеңме, декорацияләр, үзенчәлекле чыгышлар. Монда бит үзеңә яңа иҗат дуслары да табасың, алга таба алар белән аралаша башлыйсың. Республикабызда бик талантлы кешеләр яши, биючеләр нинди оста, җырчылар дисеңме! Барысы да искиткеч булды!

Үзебез сәхнәләрдә еш чыгыш ясыйбыз, әмма барыбер һәрбер чыгыш үзгә була. Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану кичерәсең. Әмма монда гел икенче булды. Калтырата башлады хәтта... Ул беренче секундларда гына. Аннары сиңа теләктәшлек белдереп торучы шыгрым тулы залга чыккач, барысы да үзгәрә. Рәхәт була! Безнең энергияне халык нык күтәреп алды, җылы кабул иттеләр. Аннары юл буе шул хис-кичерешләр белән кайттык. Хәзер Казанга әзерлек башлыйбыз».

Йомгаклау туры буенча район яшьләрен 13–14 ноябрьдә Казанда узачак Суперфиналга чакырдылар. Алда аларны җидди әзерлек көтә. Ә 16 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә Гран-при иясе билгеле булачак.


Нет комментариев