Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Питрау-Бәләкәч» «Туым җондызы»ннан беренче дәрәҗә диплом белән кайтты

14 гыйнвар көнне Мәләкәснең «Питрау-Бәләкәч» фольклор коллективы Казанда «Туым җондызы» керәшен җыры фестиваленең гала-концертында катнашып кайтты. «Питрау» ансамбленең 1-2 сыйныф укучыларын берләштергән бу коллективына бүген 10 бала йөри. «Туым җондызы»нда алар быел әле беренче тапкыр гына көчләрен сыныйлар. Чарага әзерлек кысаларында алар башта Яр Чаллыда фестивальнең зона турында катнаштылар. Анда...

14 гыйнвар көнне Мәләкәснең «Питрау-Бәләкәч» фольклор коллективы Казанда «Туым җондызы» керәшен җыры фестиваленең гала-концертында катнашып кайтты. «Питрау» ансамбленең 1-2 сыйныф укучыларын берләштергән бу коллективына бүген 10 бала йөри. «Туым җондызы»нда алар быел әле беренче тапкыр гына көчләрен сыныйлар. Чарага әзерлек кысаларында алар башта Яр Чаллыда фестивальнең зона турында катнаштылар. Анда беренче дәрәҗә диплом алганнан соң, Алабугага республика турына бардылар. Аннан да беренче дәрәҗә дипломантлар булып кайттылар.
Гала-концертта «Питрау-Бәләкәч» чыгышын «Эх, Мәләкәс урамнары» җыры белән башлады. Аннары тамашачыларга «Атауда уен» күренешен тәкъдим итте.
Казанга «Питрау-Бәләкәч» белән бергә Иске Җирекледән мәктәп укучылары, бертуганнар Николай һәм Андрей Казанцевлар да барды. Аларны әниләре - бүген авылдагы «Якын туганнар» ансамблен җитәкләүче Марина Казанцева әзерләде. «Питрау-Бәләкәч» тә, Казанцевлар да гала-концертта беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Фестиваль Яңа ел чаралары белән үрелеп барды, Кыш бабай балаларның һәрберсенә тәмле күчтәнәчләр бирде. Фестивальнең оештыручылары Мәләкәс балалары турында яхшы фикерләрен җиткерделәр, өметле булуларын әйттеләр, киләсе елга да катнашырга чакырдылар.
Ә якшәмбе көнне, 15 гыйнварда, «Питрау» коллективының өлкәннәр төркеме һәм Иске Җирекленең «Якын туганнар» ансамбле Яр Чаллыда узган Нардуган концертында катнашты, дип хәбәр итә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лидия Фәртдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев