Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры билгеле (видео)

Әлфия Авзалова, Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган. (Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры - "Сагыну җыры". Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов авторлыгында язылган бу җырны "Ак чәчәкләр кебек кар ява" дигән исем белән дә атап йөртәләр. Әлфия...

Әлфия Авзалова, Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың соңгы җырлаган җыры - "Сагыну җыры". Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идрисов авторлыгында язылган бу җырны "Ак чәчәкләр кебек кар ява" дигән исем белән дә атап йөртәләр.

Әлфия Авзалова бу җырны Казанның 7нче хастаханәсендә ятканда, кызы Зөлфия белән бергәләп җырлаган. "Әни хәтта җырлый башлаган иде инде... "Ак чәчәкләр кебек кар ява, Хәтерләтеп ямьле май кичен..." - дип мин җырлыйм, "ла-ла-ла" - дип кушыла", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә кызы Зөлфия.

Әлфия Авзалованың ике кызы - Зөлфия белән Гүзәл әниләрен кырык көн буе бер дә ялгызын калдырмыйча саклыйлар. Гүзәл төннәрен аның палатасында кунса, Зөлфия көне буе әнисе янында тора. Әлфия Авзалова 15 июньгә каршы төндә вафат була, 17 июнь көнне Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә. Бөек җырчыны озатырга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залына 2000 кеше килә.

Сагыну җыры

Гыйльман Идрисов шигыре, Рим Хәсәнов көе

Ак чәчәкләр кебек кар ява,
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.

Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга;
Ә шулай да иркәм гел истә,
Алыштырмам аны ятларга.

Араларда озын юллар бар,
Барыр идем дә бит арымый,
Күрешергә ничә еллар бар,
Ничек түзәрмен соң сагынмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев